Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алкалы Илһам

Пәрәвез челтәрендә утырам. Почта тартмасына хат килеп төште. - Сәлам дустым. Әйдә дус булыйк, - дигән.

Бәлки газет укучыларга да кызыклы герой булыр дим, дуслаштым.

- Әйдә, дус булыйк, - дидем мин дә. Әмма исеме генә бераз сагайтты:

Илһам-Илһамия, дигән. Ни Илһам түгел, ни Илһамия. Җете кызыл кофта һәм зәңгәр төстәге озын итәк кигән, сары чәчле бу ханымның танышырга теләк белдереп хат язуына гаҗәпләндем башта. Бу үзенчәлекле дусның кем булуын ачыклыйсы килеп, челтәрдәге "бит"ен ачып укыгач ачылган авызым ябылмыйча калды. "Мин хатын-кызлар киеме кияргә яратучы егет, үземне аңлардай дуслар эзлим", дигән.

Ул да булмады егеткәйдән бер-бер артлы хатлар килә башлады. Күбесе фотосурәтләр. Кайсында тырнагын буяп күрсәткән, кайсында алкаларын, прическаларын, кызыл иреннәрен күрсәтергә теләгән. Капрон колготки, кыска итәк, челтәрле, үтә күренмәле блузка киеп төшкәне дә бар. Берәр хатын-кыз соңгы мода киенеп, реклам ясый, дисәң дә шаккатмас идем. Бу бит егет кеше булып чыкты.

- Мин кечкенә чагымда ук әнинең эчке киемнәрен, колготкиларын киеп уйный идем. Бөтен халәтем, уйларым, тәнем хатын-кызларныкы кебек. Тик мине аңлаучы, тыңлаучы гына юк, тыңласалар гына да риза мин. Күңелем бушанып китәр иде ичмаса. Тик син мине тыңла яме. Әгәр минем белән язышсаң миңа Илһамия дип язарсың, миңа шулай рәхәтрәк - диеп тә өстәде.

- Өеңдәгеләр бу рәвешле киенеп йөрүеңнән хәбәрдармы соң?

- Юк, белмиләр, алар авылда яши, мин шәһәрдә фатирда торам. Заводта эшлим, анда халат һәм чалбар киеп йөрим. Өйгә кайткач егетем килүенә тырнакларымны ясап, матур итәк, кофталарымны киеп куям. Ул миңа комплиментлар әйтә, яратуын, ошатуын белдерә. Тик, аның гаиләсе бар, без барыбер бергә гаилә кора алмыйбыз инде.

- Әгәр сиңа берәр хатын-кыз гашыйк булып куйса? Егетеңне ташлый аласыңмы? Син яшь бит әле, гаилә корып, балалар үстерер идең бәлки.

- Мин баштарак бу гамәлем өчен оялдым, тик нишләтим табигать шулай яраткан. Мине ничек бар шулай кабул итеп яратучы булса әйбәт булыр иде дә бит. Миңа хәзер утыз яшь. Әйдә икәү бергә яшәп карыйкмы әллә?

Шушы сораудан соң бөтенләй югалып калдым. Тик, ул да адәм баласы, аңа да каты бәрелеп булмый. Күңелдәге хыялларны алдамый гына:

- Мин булачак тормыш иптәшемне намазлы итеп күз алдына китерәм шул, - дип әйтеп бирергә туры килде:

Миләүшә Фәрдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X