Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЧИШМӘЛӘР – ХАЛЫК БАЙЛЫГЫ

Безнең Сатыш авылында хәйран гына ерактарак өч урында чишмә бар иде. Берсе Чәбки-Саба янында, икенчесе – тагын да еракта, өченчесе – Урта Саба белән Сатыш арасында. 1950-60 елларда авыл халкы менә шушы чишмәгә (рәсемдә) йөрде. Ул вакытта су колонкалары юк иде әле.

Чишмәнең агышы да самавыр авызыннан аккан кебек кенә иде. Суны чират торып алып кайтабыз. Чиләктәге су шулкадәр кадерле, чайкалып түгелмәсен өчен утыннан чыра телеп су өстенә куябыз. Шуннан соңгы елларда авылга колонкалар кереп, чишмәгә йөрүләр сирәкләнде. 

Якыннан гына алу  рәхәтрәк шул.  Вакытлар үтү белән  су өйгә үк кертелде. Тәмлеме-тәмсезме, шул суны эчәбез, чишмәгә барып тору  кая ул! Ул судагы таш! Ә бу чишмә суында таш юк, тәме дә башкача.  Урта Саба ягындагысы бөтенләй ташландык хәлдә иде. Шул чишмәне авылдашыбыз Фәрхулла Гатауллин үз көче белән матур итеп төзекләндергән. Су чыганагы да бик көчле, аның матурлыгына сокланып, хозурланып  кайттым. Бу эшкә  күпме көч кергән, күпме материал киткән, су аркылы чыгарга басма да салып куйгач, ул чишмәгә суга йөри башлаганнар.  Ераграк  булса да, мин дә эчәр өчен суны шул чишмәдән алып кайта башладым (безнең авылның суы бик үк  тәмле түгел). Чишмә чыгарган, басма салган кеше бик саваплы, диләр.  Фәрхуллага да күп саваплар булыр Аллаһ боерса. Авылдашларым, чишмәгә барып карагыз әле, бер хозурланып, су алып кайтырсыз. Аның матурлыгы сокланырлык. Шунысы кызганыч, ул чишмәгә машина белән барып булмый. Яр буйларына урнашкан  шушы чишмәләрдән 50, 60, 70нче елларда  урманнан куак агачы алып кайтып, бер рәт агач, бер рәт балчык салып ике урынга  зур буа ясыйлар иде. Суында балалар, теләге булган һәркем су коенды. Әлеге буа Сатыш авылы халкын тегермәндә ашлык тартканда да су белән тәэмин итеп торды. Ул вакытта  колхозда маллар күп,  су тегермәнен Төхбәт абый Гатауллин көне-төне эшләтә иде. Бик яхшы күңелле кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Фәрхулланың әтисе була инде ул. Хәзерге заман укулары булмаса да ул чорда да халык нинди гыйлемле булган дип уйлыйм.

Мәдинә Каюмова,

Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X