Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Изге чара берләштерде

Шушы көннәрдә Олыяз мәчетендә Килдебәк авылында яшәүче мөгаллимә, хаҗия Зәлия абыстай Галиәхмәтова белән очрашу булды. Ул моннан 10 ел элек, минем клубта эшләгән вакытта, дин сабаклары укыта башлады. Абыстайны атна саен тормыш иптәше Миннәхмәт машинасы белән йөртте.

Сабак алырга 10лап хатын-кыз йөрде. Дәресләргә күрше Пүкәл авылыннан да киләләр иде. Абыстайның укытуы бушка китмәде, Аллаһка шөкер, сабак алучыларның өчесе- Олыяздан Рәмзия Хуҗахмәтова, Әнисә Гыймадиева, Пүкәлдән Майсәрә Фәйзерахмановалар Казанның  “Мөхәммәдия” мәд­рәсәсен тәмамладылар. Хәзер үзләре дә  авылдашларына дин дәресләре бирәләр. Дин сабак­лары алырга авылның урта яшь­ләрдәге һәм яшь хатын-кызлары теләп йөри. Бу очрашу  мөселман дөньясындагы өч изге айның берсе -Рәҗәб аена туры килде. Зәлия абыстай шушы изге айның әһәмиятен аңлатты, изге Коръәннән сүрәләр укыды, һәрберсенең мәгънәсенә  төшендерде. Очрашуга яшьләр дә, өлкәннәр дә килгән иде. Максаты да төрле буын вәкилләрен изге чарада  берләштерү иде. Чәй табыны артында дәвам иткән аралашуда Зәлия абыстайга күптөрле сорауларга да җавап би­рергә туры килде. Бу көннәрдә мөселман дөньясы изге Шәгъбан аен каршы алды. Аны да изге эш-гамәлләр белән дәвам итик.

Хөмәйрә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев