Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кая бара бу дөнья?

Гомерләр үтә икән ул. Инде без, өлкән буын, улларны өйләндердек, кызларны кияүгә бирдек дигәндәй. Кунакка йөрешәбез. Кызым Минзәлә ягында кияүдә минем.

Беркөнне кунаклар кайткан иде. Шулай гадәт­ләнелгән бит: авыл кешесе иртә тора. Мин дә иртәнге чыкта чалгы алып, капка төбендәге үләннәрне чабасы иттем. Дөрес, атна-ун көн элек кенә чапкан идем әле.

Ромашка, әнис, меңъяфрак һәм башкасы тагын үскән. Кунагым тәрәзәдән күргән дә, яныма чыгып җиткән. “Ник чабасың? Дару үләннәре бит. Элгәре безнең әби-бабайлар боларны кулланып, ачлыкка бирешмәгәннәр”,– ди. “Штраф түлисе килми шул”,– дигәч, бик аптырады. “Кемгә комачаулый соң алар?”– диде. Бу фикер белән килешүемне әйттем, шайтан таягы үссә, бер хәл иде. Тагын бер тискәре ягы бар икән үлән чабуның. “Авылда чәчәк бетә. Кичә умартаны ачып караган идем, берни юк. Чәчәк булмагач, бал каян килсен”,– дип китте бер авылдашым чалгы белән селтәнүемне күргәч. Бал кортлары юкка чыкса, кешелек тә бетәчәге турында укыганым бар иде. Хәерлегә булсын.

Дөнья кирегә киткәнгә бик борчылам мин. Кая барабыз? Беркөнне кибеткә керсәм, джинсы чалбарны чуклап кигән бер кыз басып тора. Аларча шорты була инде. Күкрәклар яртылаш ачык. Урамга чыксаң– ярым шәрә кызлар. Аннары егетләрне гаеплиләр. Телевизорны ачсаң да, һаман шул шәрәлек. Кияүгә бармый бала алып кайту берни түгел. Ялгыз әнигә хөкүмәт акча бирә. Ояты юк. Кызны болай гына алып кайтып яшәп караучылар да бар. Килешенсәләр – өйләнәләр, килешмәсәләр – юк. Мин өйләнгәч тә, хатынымның чәче яулык эченнән бераз чыккан булган. Әти (урыны җәннәттә булсын) киная белән: “Килен, чәчең бик матур икән”,– диде. Кая ул “шортик” кию!

Хәзер кеше динне дә үз җаена көйли. Ир белән хатын бергә торырга уйласалар, ике ир кеше алдында “Син миңа кияүгә чыгасыңмы?”,– ди. “Чыгам.“ Ә хатын-кыз: “Син мине хатынлыкка аласыңмы?”,– ди. “Алам.“ Бетте китте. Ике кеше алдында әйткәч, болар ир белән хатын булалар. Мин моны имамнар җыелышында да күтәреп чыктым. Дөрес, кимчелек­ле ягы бар, ләкин зина кылучылар булмыйлар. Бер-берсеннән туйгач “талак” әйтелә дә, эшең бетте. Яңадан элеккечә яшә. Бу түрәләр өчен әйбәт: яшь сәркатибен яки башка берсен ала да, ял йортында булып кайта. Зина да юк, гөнаһсыз. Бер Аллаһ белә. Дингә каршы килми бит. Минемчә, дөнья болай бара алмый. Без күрмәбез инде, ләкин мин китергән мисаллар мәсьәләләрендә тормышлар яхшыга үзгәрәчәгенә өметләнәм. Шулай була күрсен.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Фото: https://pixabay.com | GermanLat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев