Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КҮҢЕЛ АЗДАН ДА БУЛА

Районыбызда 2000 елдан бирле уздырылучы 50 ел бергә гомер итүчеләрне хөрмәтләү кичәсенә быел без дә чакырылдык. Гомер кай арада үткән, алтын туебызга килеп җиткәнбез бит. Кичә буласы бинаның ишек төбәннән ачык йөз белән каршы алулары, ризык белән сыгылып торган өстәл артына алып килеп утыртулары ук күңелгә ятышлы булды. Ә хезмәтеңне барлап һәм зурлап, мактауларын ишетүдән үзеңне эшең бушка китмәгән кеше итеп тоясың икән.

Алтын парларны бездәгечә хөрмәтләү әле  күп районнарда юк та дип беләм. Шуңа күрә моны оештыра  алган җитәкчеләргә рәхмәтнең иң  олысы. Аларның эшләрен күрә белергә  кирәк безгә.  Сабабыз  күз  алдында үзгәрә. Туган җирендә ун еллап булмаган кешеләрнең Сабага кайткач яңарышка исләре-акыллары китеп йөргәннәрен  үзем  күреп беләм. Мин Сабага  килгән 1963 елда район  үзәге чиге 159нчы ПМКның тулай торагы иде.  Аннан  ары аэродром башлана. Шуннан  соңгы аерманы  чагыштырып карарга  газета  укучының  үзенә  калдырам.

Район җитәкчеләре  читтән  килделәр, эшләделәр һәм киттеләр. Ә  җирле  халыкка күбрәк  файда китерерлек җитәкче  шушы җирлектә туып  үсәргә тиештер  ул. Шундыйлар гына халык   күңелендә үзенә һәйкәл куя ала.

Мәгъдәнур Гатауллин,

Байлар Сабасы.

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев