Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хәбибә Сабантуе

«Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» дигән әйтем бар татар халкында. Без дә үткәнебезне барлау, туганнарны күрештерү, яңа буынны таныштыру нияте белән үзебезнең әби-бабаларыбызның туган нигезе булган Мәртен авылына 5нче тапкыр буыннар очрашуына җыелдык. Без аны карт әбиебез истәлегенә «Хәбибә Сабантуе» дип атыйбыз.

Очрашуны әти-әниләребез нәсел-шәҗәрәбезне барлап, тарихны өйрәнеп, туганнар­ны бергә җыеп күрештерү нияте бе­лән 1996 елда башлап җибәрә. Бәйрәм ахырында тагын 5 елдан очрашырга дип сүз куешалар һәм әйткән сүзләрендә торалар.  2001 елда кабат Мәртен авылын гөрләтеп бәйрәм үтә. Көне буе коеп яуган яңгыр да комачауламый, ике автобус арасына брезент сузалар да, рәхәтләнеп күңел ачалар. Без ул вакытта кечкенә балалар гына булсак та, әле бернәрсә дә аңламасак та, күңелгә уелып калган бу көн. Аннан  2006 елда кабат күрештек. Инде яшүсмер вакыт, барысын да аңлыйбыз, танышабыз, телефон номерларны алышабыз.  Шушы очрашудан соң да аралаша, йөрешә башладык. Туганнар тагын да артты, Аллага шөкер. 2011 елда очрашканда, инде үзебез дә оештыру эшләрендә әниләргә булыша, кул астына керә башладык...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Рүзилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X