Саба муниципаль районында намуслы хезмәтләре өчен төрле тармак вәкилләрен  бүләкләделәр
Котлаулар

Саба муниципаль районында намуслы хезмәтләре өчен төрле тармак вәкилләрен бүләкләделәр

Наградаларны төзелеш, урман сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм салым системасы өлкәсендә эшләүче 12 алдынгы хезмәткәр алды.

  Төзелеш тармагындагы намуслы хезмәтләре өчен "Р.Слободский Универсалстрой" җәмгыяте төзү-монтаж эшләре мастеры Рәнис Рөстәм улы Шакиров;  "Евро Акцент Саба" җәмгыяте монтажчысы Рәфис Зиннур улы Ямалетдинов;  "Ремонтстройсервис" җәмгыяте прорабы Ильяс Фәйләс улы Минаҗев; "Мелиорация "Саба күчмә механикалаштырылган колоннасы" җәмгыяте машина йөртүчесе Нурсил Нуриәхмәт улы Галиев;  прораб Мөдәррис Мәгънәви улы Сафиуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

  "Рамазан" җәмгыяте тракторчысы Чыңгыз Салават улы Якупов; районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Саба урман сәнәгате хуҗалыгы" җәмгыяте агач эшкәртү комплексының гранулалы киптерү цехы операторы Антонова Валентина Анатольевна; такта яру цехы станок операторы Николаев Геннадий Андреевич; "Саба урман сәнәгате хуҗалыгы" җәмгыяте директоры Рәзил Рөстәм улы Шәрипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның салым системасын үстерүгә керткән өлеше өчен 10нчы районара инспекциянең мөлкәткә салым салу өлкәсендә камераль тикшерүләр бүлеге баш дәүләт салым инспекторы Гөлназ Рифат кызы Рафыйкова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Симет» җәмгыяте тракторчысы Кыям Кави улы Бариев; эретеп ябыштыручы  Раил Тимерхан улы Шәйдуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Райондашларыбызны хөрмәтлибез
Райондашларыбызны хөрмәтлибез

 


Нет комментариев