Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кү­ңел дигәнең аздан да була

Рәхмәт ишетүе рәхәт

 Сабадагы балалар бак­часында тәрбияче булып эш­ләгән  вакыт. Үземне район үзәге ке­шесе итеп, горурланып йөрим. Бер­вакыт  12нче Азин ПМКсы  на­чальнигы Миннәхмәт  абый Са­битов мине үзләренә эшкә  ча­кыра гына бит. Ничә  тапкыр килгәндер. Мелиораторлар оеш­масының күтәрелеп   килгән  ча­гы. Йортлар төзелә,  үз  кибете дә бар. Инде балалар бакчасы да бу­лырга тиеш икән. Чөнки декрет­тагы хатын-кызлар  эшкә чыга  алмый. “Сеңлем, кайт инде, сине бик яраталар, көтәләр”,– дип ялын­­ды Миннәхмәт  абый. Шулай итеп, 1979 елда Иләбәрдә ба­­лалар бакчасы мөдире булып эш­­ли башладым. Бина барак тибында төзелгән, тиешле шартлар­га  җавап бирми. Фи­рәүзия утын  ягып ашарга пешерә, Мәйсәрә  аның ярдәмчесе. Ә балалар  са­ны 30дан  да ким түгел иде. Ни­чек  кенә булмасын, бакча үз ро­лен  үтәде. Аналар, балаларын тәр­биячеләр кулына калды­рып, эш­кә чыга алды. Хәзер ин­де ул би­на ике фатирлы йорт итеп үз­гәртелде. Балалар исә 2020 ел­да ачылган  һәм барлык уңай­лык­лары булган бакчага  йөри. Өл­кән­нәр  көненә кунак итеп чакырылгач, андагы иркенлекне күреп исем-акылым китте. Булса да бу­лыр икән үзгәреш. Аерма җир бе­лән күк арасы. Безне бик зурла­дылар, ә балалар осталыкларын күрсәттеләр. Тәрбиячеләр Эн­җе Вахитова, Миләүшә Гайнетди­но­ва олылар һәм  кечеләр  төр­кем­нәрен өлкәннәр  алдында  чы­гыш  ясарга гел алкышларлык итеп әзерләгәннәр иде. Бакча  мөдире Гөлнур Нәгыймова  без­не мәктәпкәчә  учреждение тор­мышы белән таныштырды. Үзем дә буш  кул белән  килмәгән идем. Сүтеп җыела торган уенчык­ларга бик сөенделәр балалар. Кү­ңел дигәнең аздан да була бит. Өл­кәннәр хөрмәткә аеруча эреп  ки­түчән. Үсеп  килүче  буынны тәр­бияләү эше дә  куандырырлык.

Фәүзия  Хәйруллина,

Эзмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев