Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кызларны бәхетсез итмәгез

Яшьлектә юктан да кызык табып көлә торган буласың бит.

Кайчагында уен итеп әйтелгән сүз дә чынга ашып куя. Ярый ла ул, кеше тормышына күңелсезлекләр алып килмәсә. Безнең авылда чибәр, тулы гәүдәле, рыясыз, беркатлырак кыз бар иде. Бер партада утырып укыган сыйныфташы белән очрашып та йөрделәр. Кыз беркатлырак булгачтыр инде, егеткә юләр бит ул дип сүз җиткерәләр. Ләкин Фәнүзәне берничек тә юләр дип әйтеп булмый. Авылда әбисендә үскән кыз нинди эш бар, барысын да ялт иттереп эшләп куя. Ачык күңелле, аралашучан. Һаман да шул җитмәүчелек, кеше киемен киеп үсте ул кыз. Кешедән калган кием-салым тузмаган, тишек булмаса да, синең өстендә сәләмә күренә. Озын, киң итәкләрне будыргыч белән кысып кия торган иде. Бәлки шуңа күрәдер дә, исәр дип караучылар күп булды аңа.

Бервакыт капка төбендә егетләр җыелышып сөйләшәләр дә, авылның югары очындагы Мәликне өйләндерергә кодалыйлар. Юаш, төскә-биткә дә әлләни матур булмаган егет утыз бишне узып барса да кызлар озатырга батырчылык итми торган, авылның бер рыясыз егете иде. Менә шул Мәликкә Фәнүзәне урларга була авыл егетләре. Кыз үзен урлап ат арбасына салгач та, карышып тормый. Сыйныфташы Рәшиткә урлыйлар дип белә. Туйлап чыгарга мөмкинлеге булмагач, болай өйләнсә дә карышмый. Алар утырган ат Рәшитләр капка төбенә туктамый узып киткәч кенә, аптырап кала. Ә өстенә каплаган юрганын ачкач, үзен Мәликкә урлаганнарын аңышып шакката. Карыша, "калмыйм, мин сине яратмыйм", ди егеткә. Авылда "тулып җитмәгән" дигән даны таралган кызның сүзенә әһәмият бирмиләр. Ләкин Фәнүзә төнлә якын да китерми егетне үз янына. Мәликнең үзендә дә кыюлык әлләни булмагандыр. Икенче көнне таң аткач, Фәнүзә әбисенең хәлен белергә дип, үскән йортына бара. Һәм кире Мәликкә кайтмаска, дип план кора. Әмма әбисенең:

- Балам хәзер даның чыккан, кирегә юл юк. Без сине туйлар ясап кияүгә бирә алмыйбыз. Мәлик юаш булса да, мал-туар асрый торган, тормыш тарта торган ир, барган урыныңа тор, - дип кызны кияү йортына озата.

Шуннан ирле тормышы башлана Фәнүзәнең. Бер-бер артлы ике уллары туа. Әмма яратып яшәми хатын. Бу турыда гел күрше хатынына әйтеп килә. Балалар гына мәктәп яшенә җитсен, яратмыйм мин аны, чыгам да китәм, дип гомер итә. Дөньяга ачуын басарга теләгәнме, яратмаган ир белән яшәү бәлки чыннан да газап булгандыр, күрше авылдагы гаиләле ир белән аралаша башлый. Мәхәббәтләре ташыган ир белән хатын, гаиләләрен, балаларын ташлап күрше районга күченеп китәләр. Кайда булса да яшәргә кирәк бит, йорт сатып алырлык түгел, кием юнәтерлек тә акчалары юк. Мөнир фермага үгезләр карарга, Фәнүзә сыер саварга урнаша. Терлекчеләргә кытлык кичергән колхоз "яшь" парларны терлекчеләр йортын төзекләндереп урнаштыра. Икесе дә чын мәхәббәтләрен тапкандай тоелалардыр инде, бик матур яшиләр. Әмма болай да аракы белән дуслашып алган ир, хатынын да үзе белән күңел ачарга өйрәтә башлый. Колхоз акча биргән көнне бәйрәм ясыйлар да, калган көннәрне су гына эчеп яшиләр. Шундый бер эчү мәҗлесендә ир белән хатын сүзгә килә. Кызмач ир Фәнүзәне кыйнап ташлый, тегесе исә аңын югалта. Аңсыз яткан хатынны күргән Мөнир кеше үтердем, дип уйлагандыр инде, үзе асылынып үлә. Фәнүзә коточкыч мәшхәрдән айныр-айнымас Мөнирнең үлеме турында хатынына шалтырата. Әмма гаиләсен ташлап киткән ирне үзе салган йортына, балалары белән хушлашырга кертмиләр. Хастаханәдән туп-туры зиратка алып кайтып җирлиләр.

Фәнүзә аннан соң да ирекле кош кебек яши. Үз гаиләсе янына кайтырга ашыкмый. Шул колхозда сыер сава, төзелешкә килгән бер ир белән чуала башлый. Анысы төзелеше беткәч акчасын гаиләсенә алып кайтып бирә дә, Фәнүзә акчасына гына яшиләр. Ике җанны асрарга бер савымчының гына акчасы җитми. Шулвакыт Фәнүзәнең балаларының әтисе - Мәликнең күзенә тимерчыбык кереп, инвалидлык алганы исенә төшә. Ирнең пенсия акчасы килгән көнне авылына кайта, тегесе үзенчә киң күңеллелек күрсәтеп, тәм-томнар алып көтеп тора. Бер-ике көн хатын монда кунак була да, токмач, ярма, чәй, писүк кебек кирәк-яракны төяп колхозына китә. Ул ирендә кунак булганда, сыерларын Сашкасы сава. Менә шулай яшәп кенә ятканда, терлекчеләр аның группасындагы сыерларның вакытында савылмагач, бозыла башлаганын күреп, мәхәббәт чыпчыкларын авылдан куалар. Хәзер Фәнүзә Сашкасы белән Мәлик йортына кайтып яши башлады. Авыл хаклы ирне юашлыкта гаепли, сине мыскыл итеп ташлап китте, ник кертәсең, дип әрли. Балаларның анасы бит ул, ничек кертмим инде, дип җаваплый ир аларга.

Мин боларны кемнедер гаепләр өчен дә, кешедән көлеп тә язмадым. Кайчакта яшьлек хатасы белән кызларны бәхетсез итмибез микән, дип кенә уйладым. Даның чыккан дип, яратмаган кешесенә кияүгә биргәннәр бирүен. Хисләреңне йөгәндә тота белмичә йөрсәң, ирле булып яшәсәң дә даның чыга.

Сәлимә Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X