Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Әллүки”дә – әкияти тамашалы шоу!

Яңа ел дип әйтүгә, һәрбер кешенең күз алдына ап-ак карлы кыш, хуш исле чыршы, сылу Кар Кызын иярткән, күчтәнәчләр белән капчыгын аскан Кыш бабай күз алдына килә. Балачак искә төшә. Матур, төз чыршының ботакларына тезелешеп утырган "төлке, куяннар,"очына ук урнашкан кызыл йолдыз, аллы-гөлле булып күзне иркәләүче җем-җем утлар...һәм борынны ярып...

Яңа ел дип әйтүгә, һәрбер кешенең күз алдына ап-ак карлы кыш, хуш исле чыршы, сылу Кар Кызын иярткән, күчтәнәчләр белән капчыгын аскан Кыш бабай күз алдына килә. Балачак искә төшә. Матур, төз чыршының ботакларына тезелешеп утырган "төлке, куяннар,"очына ук урнашкан кызыл йолдыз, аллы-гөлле булып күзне иркәләүче җем-җем утлар...һәм борынны ярып керүче тәмле мандарин исе. Яңа ел исе, балачак исе.. Мөгаен һәр кешенең дә бер мизгелгә генә булса да балачагына кайтып киләсе киләдер. Балачак - гамьсез, иң бәхетле чак ул! Шөкер, шундый мизгелләрне истә калдырырлык балачагыбыз булган буын без! Безнең буын чын күңелебездән туган илебезгә, җәмгыятькә, әти-әниләребезгә рәхмәтле! Чөнки без чыршы бәйрәмнәрен, Кыш бабайлы, Кар кызлы Яңа ел бәйрәмнәренә чын күңелдән сөенеп үскән буын. Ә без, педагоглар, шуның белән дә бәхетле, бу матур бәйрәмнәрне үсеп килүче нәни дусларыбызга бүләк итәбез. Балачак бәйрәмнәре аларның да хәтерләрендә дә матур бер бизәк , гүзәл күренеш булып кереп калсын.

Быелгы Яңа ел иртәләре безнең "Әллүки" балалар бакчасында һәр төркем өчен яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырылды. Бу күңелле бәйрәм иртәләре үзенең кызыклы персонажлары, мавыктыргыч әкияти геройлары белән музыкаль бәйләмнәргә үрелеп барылды. Музыка белгечләребез Л.Вәлиева, Г.Хәлиуллина җитәкчелегендә коллектив һәм балалар катнашында сәхнәләштерелгән "Серле алан" дип исемләнгән әкияти-театраль күренеш әти-әниләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысының да йөзләрендә шатлык утлары балкыды. Әти-әниләребез тагын бер кат балаларының бакчада ныклы тәрбия, белем алуларына чын күңелдән сөенеп, горурланып,үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Педагогик коллективыбызга алга таба да шулай әти-әниләребез белән уртак тел табып, аларның җылы карашларын тоеп нәниләребезгә ныклы тәрбия, ныклы белем биреп эшләргә язсын!

Мәдинә Гәрәева,

"Әллүки" балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X