Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Олы Кибәче урта мәктәбендә оешкан “Дуслык” лагере “Зөлхиҗҗә” чишмәсендә экскурсиядә

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә оешкан "Дуслык" лагеренда 30 бала ял итә. "Барс" һәм "Юни" отрядларына бүленгән укучыларның һәр көне иртәнге линейка һәм гимнастика белән башлана.

Төрле бәйгеләр, әңгәмәләр, кызыклы уеннар, экскурсияләр белән көннең узганы сизелми дә кала. Авылыбыз тарихын өйрәнү, табигать белеме фәненнән белемнәрне тирәнәйтү, спорт күнекмәләрен ныгыту, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үс­терү бурычлары куелган һәр көнебез истә калырлык.

"Дуслык" көнендә Түбән Шытсу урта мәктәбендә эшләүче "Ал җилкән" лагерена йөрүчеләр белән очраштык. Күршеләрне иң матур концерт номерлары белән сәламләгәч, авылыбыз буйлап сәяхәткә киттек. Олы Кибәчегә ямь биреп торучы Фәнил мәчетендә булдык (Бу мәчет ата-бабасы безнең авылда туып үскән "Ак барс" банк идарә рәисе урынбасары Зөфәр Фәнил улы Гәрәевның матди ярдәме белән төзелде). Аннан соң авылның иң матур урыннарыннан берсе - "Зөлхиҗҗә" чишмәсенә бардык (фотода). Җиде бала тәрбияләп үстергән әнисе хөрмәтенә җиде улак­лы чишмә ачып, аңа әнисе исемен биргән авылдашыбыз Рифкать абый Шәфыйков та укучыларга үрнәк булырлык кеше. Экскурсия вакытында балалар күңелендә алар киләчәктә ата-аналарын хөрмәт итеп яшәсеннәр, кешеләрне игелекле гамәлләре белән сөендерсеннәр иде дигән фикер уятырга тырыштык.

Лагерьда әле безне тагын да кү­ңел­лерәк бәйрәмнәр, бәйгеләр, экскур­сияләр көтә.

Гүзәлия Измайлова,

лагерь начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев