Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Табигать конт­растлары бәрелешә торган ай

Апрель - табигать конт­растлары бәрелешә торган ай. Ә табигать үзе бер могҗиза ул. Гел үзенекен итә.

Яз җиттеме, кояшын көннән-көн югарырак күтәрә, көчлерәк җылыта. Кыш буе йоклап яткан кар, кояш җылысыннан уянып, хәрәкәткә килә башлый, бушка узган вакыт артыннан куа чыккандай, бәрелә-сугыла елгаларга барып кушылырга ашыга. Апрель җитсә, яз җитәр, эреп агып кар китәр, ди халык.

Басу өсләреннән чак-чак кына сизелеп, аксыл пар күтәрелә. Челтәрләнә барган пар астыннан яшәреп, уҗымнар баш калкыта башлый. Борынга туфрак исе бәрелә, урманда черегән яфрак, коры үлән, ылыс һәм төрле-төрле бөре исләре көчәйгәннән көчәя. Ялангач агачлар суда коенган кебек каралыша, күлләр, елгалар әкренләп зәңгәрләнә. Инде елга өсләренә керергә ярамый. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - дип өйрәтә авыл бабайлары. Бу чорда бигрәк тә бала-чагаларга сак булырга кирәк. Шуклык, шаянлык төзәтә алмаслык фаҗигага китерергә мөмкин. Ә өлкәннәрнең аннан башка да борчу-хәсрәтләре муеннан ашкан...

Апрельдә тал агачларының көмешсыман песиләре алтынлана башлый, алар озын һәм сары төстәге серкәчекләрен күрсәтеп, яр буеннан су көзгесенә карый-карый, үз-үзләренә сокланышып утыралар шикелле. Яннарында беренче күбәләкләр очып әйләнә...

Комлы яр өстендә беренче чәчәкләр күзгә ташлана. Үги ана яфраклары! Яфрагының өске ягы шома һәм салкын булганга, халык аны үги ана белән чагыштырган, урман буйларында боз тишеп, умырзаялар калка.

"...Умырзая шыта, умырзая калка, умырзая сула моңаеп",- дип җырлый халык. Гомеркәйләре бигрәк кыска шул!

Апрель - кошлар ае. Канатлы дуслары­бызның күпчелеге безгә шушы айда кайта. Күп тә үтмәс зәңгәр күктән тургай тылсымлы авазлары белән җирне коендырыр, ай урталарында урман симфониясенең төп солистлары - сандугачлар килеп җитәр... Менә шунда инде яз үзенең тулы хокукын алыр. Халык юкка гына "сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле чын яз була алмый"- дими шул. Тик өлкәннәр, бигрәк тә хатын-кыз апалар, торналарның, кыр казларының тезелешеп кайтуын көтәләр. Аларның яңгыравык тавышларында кеше күңелен сихерли торган ниндидер серле моң бар. Бу моң беркемне дә битараф калдырмый - йөрәкләрне парә-парә китерә, күзләрдән энҗе-энҗе яшь бөртекләрен тәгәрәтә... Язгы сынамышларның да байтаклары шулар белән бәйле. "Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә", "Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, болытлы булса, ашлык уңарга булыр", "Карлыгач килгәч, борчак чәчәргә кирәк" һәм башкалар.

Апрель истәлекле даталарга да бай. Әйтик, 26сы - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн, шигырь бәйрәме. Башкалабыз Казанда, Тукай һәйкәлләре янында танылган шагыйрьләребезнең, әдипләребезнең Тукай истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләү көне.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X