5 апрель 2021 яңалыклары
-
6 апрельгә һава торышы
6 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез яңгыр явачак. Көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 0..-5°, көндез +5..+10° градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
-
Татарстан аграрийлары кырларга чыктылар
Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Республикада язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Азнакай һәм Ютазы районнары игенчеләре старт бирде.
-
Эзмә авыл җирлегендә язгы су басуны булдырмау өчен күрелгән чаралар
Эзмә авыл җирлегендә язгы җылылык килү һәм кар эрү сәбәпле, кар сулары белән су басмасын өчен, су үтә торган торбалар, канау һәм күперне кардан чистарту буенча чаралар күрелде.
-
Сәрдә авыл клубында “Туган җирем, рәхмәт сиңа!" дип исемләнгән концерт программасы
2нче апрель көнне Ике Басу Арташ мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре “Туган җирем, рәхмәт сиңа!" дип исемләнгән концерт программасы белән Сәрдә авыл клубында чыгыш ясады. Концерт җырлар, биюләр һәм миниатюралар белән үрелеп барды.
-
Олы Нырты авылы җирлеге үзешчәннәре "Кайнана" комедиясен сәхнәләштерделәр
3нче апрель көнне Татар Икшермәсе авыл клубында Олы Нырты авылы җирлеге үзешчәннәре "Кайнана" комедиясен сәхнәләштерделәр. Кызыклы һәм шул ук вакытта тормыш мәшәкатьләрен, сынауларын чагылдырган спектакль халыкка чын күңелдән ял итәргә һәм уйланырга мөмкинчелек бирде. Артистларның күңелле, матур итеп уйнаулары күп алкышларга һәм хөрмәткә лаек булды.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж.
-
Саба – Лесхоз һәм Килдебәк –Туктар юллары чатында –юл-транспорт вакыйгасы
Март аенда Саба – Лесхоз һәм Килдебәк –Туктар юллары чатында –юл-транспорт вакыйгасы булды. Лесхоздан Сабага таба хәрәкәт итүче автомобиль хуҗасының Олы Ныртыга барышы була. Килдебәк- Туктар чатын узып китеп барганын белеп алып, сигнал утын кабызмыйча кинәт кенә кирегә борылу маневры ясый башлый. Нәтиҗәдә аңа арттан килүче автомобиль килеп бәрелә. Ике машинага да зыян килә. Имгәнүчеләр юк.
-
"Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында Тәлгать Самат улы Нәҗмиев турында сөйләшү булды
Саба туган якны өйрәнү музеенда "Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев турында сөйләшү булды. Чарада район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран-укытучы Равил Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты.
-
«Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән промоушен-акция
Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Бөтендөнья халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм итү 1967 елда балалар китабы буенча Халыкара совет карары белән билгеләнә. Шушы көнне билгеләп үтү кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова «Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән промоушен-акция үткәрде һәм һәрбер балага шар белән буклет өләште.
-
Яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды
Саба районында киберспорт массакүләм спорт төренә әверелде. Киберспорт турнирларында катнашу өчен Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары, шулай ук, Казан шәһәре яшьләре күбрәк җәлеп ителә.
-
"Гомер бер ул, икәү түгел гомер – яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә" 60 яшьлек юбилярлар кичәсе
27нче март көнне Тимершык мәдәният йортында "Гомер бер ул, икәү түгел гомер – яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә" дип исемләнгән 60 яшьлек юбилярлар кичәсе булып узды. Залда юбилярларның туганнары, балалары һәм авылдашлары җыелды. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А .Х. котлады. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды, якын туганнардан, авылдашлардан җылы сүзләр яңгырады һәм иң мөһиме-кабат чираттагы юбилейда очрашу теләге җиткерелде .
-
ЮВТ-24 эфирга тулысынча мобиль телефоннарга төшерелгән яңалыклар чыгарды
Кадр артындагы текст өчен рәсемнәр дә, барлык интервьюлар да, студиядә алып баручылар да гаджетларга төшерелгән.
-
“Әбиләргә ни җитми?” спектакле
4нче апрель көнне район мәдәният йортында тамашачылар игътибарына “Әбиләргә ни җитми?” спектаклен һәм Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре ветераннары әзерләгән “Күңелләрдә яшьлек кайтавазлар” дигән концерт программасы тәкъдим иттеләр.
-
«СалаваТік» Барсик катнашында «Ак Барс» хоккейчылары уенын хуплап клип яздырган
Балалар хайваннар костюмнарында «Ак Барс чемпион» күңелле биюен башкара.
-
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивален үткәрә
2021 елның февралендә Татарстан Республикасында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале старт алды. Шәҗәрә фестивале 3 этапта уздырыла: муниципаль, зона һәм республика этабы. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы Татарстанда 6 торак пунктта старт ала һәм 2021 елның 6-12 апрелендә узачак.