Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында Тәлгать Самат улы Нәҗмиев турында сөйләшү булды

Саба туган якны өйрәнү музеенда "Районыбызның күренекле шәхесләре" проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев турында сөйләшү булды. Чарада район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран-укытучы Равил Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты.

Тәлгат Нәҗмиев исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 1981 елдан Саба районы Советы депутаты итеп сайланды, “Бердәм Россия” партиясенең Саба җирле бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Саба районы җирле үзидарә белән җитәкчелек итте.

2014 елда Шәмәрдән бистәсе, 2015елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгат Нәҗмиев (вафатыннан соң) исеме бирелде.

Язучының район тормышына керткән зур хезмәте турында фикер алышынды. Очрашуда Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Тарихчы Илдар Сафин аның турында төшерелгән видео язмалар белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев