Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән промоушен-акция

Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Бөтендөнья халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм итү 1967 елда балалар китабы буенча Халыкара совет карары белән билгеләнә. Шушы көнне билгеләп үтү кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова «Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән промоушен-акция үткәрде һәм һәрбер балага шар белән буклет өләште.

Промоушен – заманча дөньяның аерылгысыз бер өлеше булып торучы реклама төре. Гадәттәге реклама төрләре акрынлап икенче планга күчә, ул заманча, нәтиҗәлерәк реклама формаларыннан калыша. Мондый рекламага бүген популяр промоушен-акцияләр керә. Рекламаның максаты - китапханәнең популярлыгын һәм хезмәтләренә ихтыяҗны арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев