Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды

Саба районында киберспорт массакүләм спорт төренә әверелде. Киберспорт турнирларында катнашу өчен Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары, шулай ук, Казан шәһәре яшьләре күбрәк җәлеп ителә.

4 нче апрель көнне Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле штабы инициативасы белән Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәре 14-35 яшьлек 34 киберспортчылары катнашында киберфутбол буенча турнир булып узды. Турнир парлы форматта узды.

Турнирда җиңүне Казан шәһәреннән Рәдис Хафизов, Марат Гарипов, икенче урынны Арча районыннан Салават Хәйретдинов, Булат Хәйретдинов, өченче урынны Саба районыннан Илфан Кәримуллин, Фаил Шәрәфетдинов, дүртенче урынны Саба районыннан Илдан Кәримуллин, Алмаз Әбүбәкеров яуладылар.

Турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев