5 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда язгы чәчү 28 көндә төгәлләнгән
“Тәүлегенә 100 мең гектар җирдә чәчү эшләре башкарган вакытлар да булды”, диде авыл хуҗалыгы министры.
-
Гүзәл Уразованы мәдәният министры итеп куйсалар, ул нишләр иде? (ВИДЕОИНТЕРВЬЮ)
Әлмәттә яшәп иҗа итүче журналист һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова шушы көннәрдә популяр җырчы Гүзәл Уразовадан ачыктан-ачык интервью алган. Юрий Дудь стилендә.
-
Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы бирделәр
Бу илдә хатын-кызларга машина йөртү 1990 елдан бирле тыелган булган.
-
Түбән Камада БДИда укучы кызны эчке киеменә кадәр чишендерү турында аңлаттылар
Кичә социаль челтәрләрдә 10нчы мәктәптә бер укучы кызны чишенергә мәҗбүр итүләре турында хәбәр иттеләр.
-
Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән
Гадәттән тыш хәл булган урынга, экологик хәлне ачыклау өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре килгән.
-
БЕР АЙЛЫК ТАМАША
14 июньдә Россиядә футбол буенча 21нче Дөнья чемпионыты старт ала. Россия – чемпионатның тәүге хуҗасы. Уеннарны 14 июнь – 15 июль көннәрендә илнең 11 шәһәрендәге 12 стадион кабул итеп ала.
-
«Ел укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Радик Хәбиров: «Мин мәктәпне сайладым!»
Март аенда, табигать кышкы йокысыннан уянып, яшәрә, җанлана башлаган бер мәлдә, Казанда мәгариф өлкәсенә кагылышлы зур тантана уза. Берничә айга сузылган сынауга йомгак ясалып, «Ел укытучысы» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә.
-
Тикшереп кертәләр
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда 200 меңгә якын туристны көтәләр. Кунаклар каршы алган арада республикада яшәүчеләргә генә башкала “капка”сы төбендә таптанырга туры килмәгәе.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә агач утырту
Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә 15 га мәйданда Саба урманчылыгы тарафыннан ылыслы һәм яфраклы агач кәлшәләре утыртылды.
-
Әлмәт оекбашлары галәмгә очкан
Татарстан – бу көннәрдә янә Россиянең эреле-ваклы барлык яңалыклар агентлыгы телендә. Әлбәттә инде, яхшы яктан. Мәскәү, йә булмаса Петербургныкы түгел, ә менә Әлмәт оекбашлары галәм киңлекләрен иңли. Хәзерге вакытта космоста эшләүче Россия очучылары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев нефтьчеләр башкаласында космонавтлар өчен махсус җитештерелгән оекбашларны бик югары бәяләгән.
-
Яшелчәләр белән пешерелгән дөге һәм мичтә пешкән балык
Рецепт.
-
Татарстаннан Марий Элга җәяүләп кайтучы ирне аю ботарлаган
Марий Эл республикасында яшәүче "Батя" кушаматлы 44 яшьлек Анатолий Варламов узган елның 27 августында эш эзләп Татарстанга чыгып китә һәм югала. Шул вакыттан бирле аның турында хәбәр-хәтер булмый, дип яза «Вести КАМАЗа».
-
Футбол чемпионатының мәдәни программасы: Татар опера һәм балет театры
Футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда “Шаляпин. Нуриев. Казан” Халыкара фестивале узачак.
-
Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сум грант бирәләр
Грант алу өчен конкурста 50 балалар бакчасы катнашкан.
-
Сабантуйга әзерлек эшләре
Бүгенге көндә районда узачак Сабантуйга әзерлек эшләре бара.