10 декабрь 2019 яңалыклары
-
Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат
Лужков 1992 елдан 2010 елга кадәр Россия башкаласы мэры вазифасында булды.
-
Илсөя Бәдретдинова Исламия Мәхмүтова рухына җыр багышлый
4 декабрь Казанның Уникс залында татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова бакыйлыкка күчкән халык артисты Исламия Мәхмүтованы зал белән торып басып искә алды һәм аңа, рухына догам булып барып ирешсен дип, әнисе җырлаган җырны багышлады.
-
«Мәктәп өчен яшәде ул». Саба районында кинәт вафат Рузинә Гатинаны искә алалар
Гаиләсе, балалары, укучылары ятим калды... Дүрт елда хезмәттәшләре, ата-аналар, укучыларының йөрәген тулысынча яулаган Укытучы турында “ятим калдырып китте” димичә тагын ни дисең? “Мәктәп өчен яшәде инде ул” диләр Саба районы Тимершык авылында рус теле укыткан Рузинә Гатина турында. Аның гомер җебе 4 декабрьдә өзелә.
-
Татарстанда 5 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы 3 елда гамәлгә ашырылачак
Соңгы биш елда Татарстанда 3,5 меңнән артык ишегалды нормаларга туры килә торган хәлгә китерелгән.
-
ТНВда «Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла?
ТНВ каналында 20 елга якын чыгып килүче «Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла. Бу турыда аның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова хәбәр итте. Ябылуның сәбәпләрен Ләйлә белми. Әмма үзе бу хәл белән риза-бәхил түгел. «20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым», - ди ул.
-
2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре билгеле
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм даталары исемлеген чыгарды.
-
Объект буенча күперне төзекләндерү (яңа күпер төзелеше)
Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер төзү эше дәвам итә. Күперне ООО “ Базовый проект” оешмасы эшли.
-
Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле
Казан шәһәре башкарма комитетының шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча комиссиясе «Казан» сүзен куллануга рәсми рөхсәт биргән.
-
Югары Шытсу мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган чара булып узды
Фото: saby.tatarstan.ru
-
Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла.
-
Олы Кибәче авыл җирлеге ТНВ да "Башваткыч" тапшыруында
5 декабрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегеннән Гүзәл Шәрәфиева, Георгий Юзеев һәм Язилә Сөнгатуллина ТНВ да "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайттылар. Аларга көч биреп җан атып утырырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре барды.
-
День создания службы связи МВД России
10 декабря 1949 года в системе МВД была создана служба связи – в этот день был подписан приказ министра внутренних дел СССР № 785 «Об организации комиссии по приемке станционных сооружений Автоматической телефонной станции МВД СССР».