Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла.

Кичә Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-чы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде — иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә.

Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде — конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.

«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X