10 декабрь 2019 яңалыклары
-
Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында (Showdown) өстәл теннисы буенча турнир узды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Инвалидлар Декадасы кысаларында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында (Showdown) өстәл теннисы буенча турнир узды.
-
Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә
Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
-
Казан киберспорт буенча Россия кубогының гранд-финалын кабул итә
Ярышлар программаның ике төре – Dota 2 һәм Clash Royale буенча оештырыла.
-
Энциклопедия институты галимнәре Үзбәкстан татарлары тормышын өйрәнергә китте
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Үзбәкстан татарлары» фәнни белешмә китабын әзерли.
-
Уфада Россиянең халык артисты, опера җырчысы Салават Әскәров вафат булды
Әскәров 1976-1980 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.
-
КФУ профессоры: Атлантикадан килгән циклон Казанга аномаль җылылык алып килде
Декабрьнең икенче декадасы Татарстан башкаласында нормадан дүрт градуска җылырак булачак.
-
“Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә
6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.
-
2019 ЕЛДА ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА НИНДИ ЮНӘЛЕШЛӘР ИҢ ПОПУЛЯР БУЛГАН?
019-2020 нче уку елына Россия югары уку йортларына 390 бюджет урыны бүленеп бирелгән. 2019 елда абитуриентлар кайларга укырга кергән? Иң популяр юнәлешләр булып кайсылары тора?
-
Олы Кибәче авыл җирлеге Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында
10 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Олы Кибәче авыл үзешчәннәре Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында концерт куеп кайттылар.
-
Гөлсирин Абдуллина: «Зәлилә, сак бул!»
Хәзер һава торышының тотрыксыз булуы аркасында, салкын тидерү әллә ни авыр түгел. Бу хакта Гөлсирин Абдуллина язып чыга.
-
19 нчы Халыкара "Машиностроение. Металлообработка. Сварка. Казань" күргәзмәсе
"Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә 19 нчы Халыкара "Машиностроение. Металлообработка. Сварка. Казань" күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә ачылышында республикабыз президенты Р.Н.Минниханов та катнашты. Саба муниципаль районыннан Балалар иҗат үзәге укучылары "3Д моделирование" юнәлешендә үзләренең эшләре белән катнашты.
-
Төрек сәяхәтчесенең Татарстанга сәяхәте Европада басылган китапта урын алган
“Төрки дөньяда 10 мең километр юл” китабы авторында татар авыллары, мәчетләр, кешеләр соклану уяткан.
-
«Туристлык индустриясе оскары»н 2020 һәм 2021 елларда Казанда тапшырачаклар
ТР Президентының бәйгегә нигез салучы Грэм Кук белән очрашуы вакытында шул хактагы килешүгә ирешелде.
-
Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылы «Чәчкә» балалар бакчасы бинасын реконструкцияләү
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Олыяз авылы «Чәчкә» балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшләре бара. Эшне ООО «ПМК-159» оешмасы башкара.
-
"Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага рәсемнәр конкурсы
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрде.