Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан киберспорт буенча Россия кубогының гранд-финалын кабул итә

Ярышлар программаның ике төре – Dota 2 һәм Clash Royale буенча оештырыла.

14-15 декабрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә киберспорт буенча Россия Кубогы-2019 гранд-финалы узачак. Ярышлар программаның ике төре – Dota 2 һәм Clash Royale буенча оештырыла, шулай ук турнир кысаларында CS:GO һәм дрон-рейсинг буенча ярышлар планлаштырылган.

Сентябрь-декабрь айларында узган сайлап алу уеннарында 25 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Тамашалы уеннардан тыш ярышларда катнашучыларны конкурслар һәм тематик бүләкләр, танылган киберсменнар белән автограф-сессияләр, шулай ук интерактив зоналар көтә. Моннан тыш, махсус фәнни зона эшләячәк, анда теләге булган һәр кеше киберспорт күнекмәләренә анализ ясау буенча махсус эшләнгән тестны уза алачак.

Турнир сеткасы һәм плей-оффның барлык нәтиҗәләре ярышлар сайтында урнаштырылган.

Ярышларны ачу тантанасы 14-нче декабрьдә 12.00 сәгатьтә узачак, беренче матчлар 12:30 сәгатьтә башлана. 15-нче декабрьдә беренче урыннар өчен уеннар узачак. Бүләкләү тантанасы 21.00 сәгатькә планлаштырылган. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев