11 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстандагы АЗСларда ягулыкның күпме өлеше сыйфатсыз булуы билгеле
2018 ел дәвамында тикшерү узган 1872 ягулык үрнәгенең 3,7 проценты сыйфатсыз дип табылган.
-
Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова “Алтын йолдыз” сынын ничек бүлешә?
Винарис “Болгар радиосы” милли премиясендә икенче мәртәбә катнаша. Беренче премияне ике ел элек “Килеп китсәң ни була?” җыры өчен алган иде. Быелгы концертта ул Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт буларак чыгыш ясады. “Мәхәббәт күбәләге” җыры белән “Иң креатив дуэт” номинациясендә “Алтын йолдыз”га ия булган ике җырчы бер сынны ничек бүлешкәннәр икән?
-
Ольга Бузова «Евровидение-2019″да Россияне тәкъдим итәргә җыена
Ольга Бузова «Евровидение-2019» җыр конкурсында Россияне тәкъдим итү теләге белән уртаклашты.
-
“Халык артисты” исеменең шатлыгын, котлауларны күреп өлгермәде (сагыну)
“Алыштыргысыз кешеләр юк” дигән гыйбарә бар... Гыйбарә бар, әмма алыштыргысыз кешеләр дә бар шул... Алыштыргысыз да, кабатланмас та артист иде Идрис Мәсгуди. Камал театрында аның урыны һаман да буш. Сүз грим бүлмәсендәге урыны турында түгел, әлбәттә. Идрис, бик талантлы булуы белән бергә, сирәк очрый торган үзенчәлеккә ия иде.
-
Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган туристлар бүген Казанга кайтып җитәчәк
Татарстанның 369 туристы утырган самолет Казанга юл тоткан.
-
Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли
Гадәттән тыш хәл бүген иртән Спас районының Балымер авылы янында булган.
-
"Халык театрлары татар мохитен саклый"
10 декабрь Казанда "Идел-йорт" XVIII халык театрлары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Соңгы елларда бу театрлар эчтәлекле әсәрләр куя башлады, аларга яшьләр тартыла, ди белгечләр.
-
Татарстанда тәүге бала өчен пособие алучылар фаразланган күрсәткечтән 31 процентка арткан
Татарстанда яшәүче 6 мең 27 хатын-кыз беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык акчалата пособие алачак.
-
Сезгә юл бирәләрме? (сораштыру)
Казанда бер көндә җәяүлеләр кичүендә дүрт кешене бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Автомобиль йөртүчеләрнең саксызлыгы аркасында, 77, 66, 36 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар зыян күргән. Барлык очракларда да җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә сезгә юл бирәләрме?
-
Лесхозда «Созвездие – Йолдызлык» лауреатлары концерты
8 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык» лауреатлары концерты булып узды.
-
Министрлыкта эшләгән Динара Шәйдуллина эстрадага ничек килеп эләгүенең СЕРЕН АЧА
Татарстанның күп кенә районнарында аны имтиханнардагы тикшеруче буларак таныйлар. Югары квалификацияле, күп стажлы педагог итеп тә беләләр. Бик күп еллар буе мәгариф өлкәсендә кайнап, гомерен балалар укытуга багышлаган Динара Шәйдуллинаның тормышы көтмәгәндә-уйламаганда кискен борылыш ала: соңгы ике-өч елда ул төпле адымнар белән, сәнгатькә тартылып, сәхнәгә аяк баса. Язмышы ничек шулай кискен үзгәрүе хакында “Матбугат.ру” яшь җырчының үзеннән белеште.
-
“Ак Барс” хоккей командасы Казанга җиңү белән кайта
Казан хоккейчылары 1:3 исәбе белән җиңү яулады.