12 апрель 2018 яңалыклары
-
ӘСИРЛЕКНЕҢ АЧЫ ГАЗАБЫ
Саба районында күп кешеләргә яхшы таныш булган, үз фәненнән тирәнтен белем биргән, яраткан укытучыбыз Галим Валиевичка багышлыйм бу язмамны.
-
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-егетләре арасында Саба муниципаль районының волейбол Чемпионаты тогәлләнде
11 апрель көнне хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-егетләре арасында Саба муниципаль районының волейбол Чемпионаты тогәлләнде. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Марат Рашатович Ишниязов; Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазанович Гарипов катнашты.
-
Апас районының Чирү авылы халкы, язгы ташу аркасында, авылдан чыга алмый
Авылда бердәнбер транспорт чарасы – көймә.
-
Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга килә
2018 елның гыйнварыннан май аена кадәр футбол буенча дөнья кубогы алты кыйтгадагы 50дән артык илдә булачак.
-
Татарстанда берничә торак пункт су баскан килеш кала
Кичә Борындык авылындагы су баскан йортлардан биш кешене коткарганнар.
-
“ӨЙЛӘНЕШИК, ИЛФАТ, ДИП ҮЗЕМ ӘЙТТЕМ”
Энҗе һәм Илфат КАМАЛИЕВлар — Кариев театры артистлары. Училищеда танышкан яшьләр кулга диплом алып, шактый еллар эшләгәч кенә кавыша.
-
Кошларга булышабыз
Яз җитү белән туган ягыбызга кошлар кайта. Иң беренче “язның хәбәрчеләре” кара каргалар, алар артыннан озак көттерми сыерчыклар килә.
-
Халыклар Дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үтте
(11 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» әдәби кичәсе узды.
-
Конфеты "Коровка"
Домашний рецепт!!!!!!
-
“СИМЕТ“ЛӘР САБАНДА СЫНАТМАС
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара: шушы агротехник чараны тиз арада башкарып чыгу өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы зарур.
-
Тамак чиреннән буынга – бер адым
Тын юллары вируслы инфекциясе белән авыручылар, салкын тидерүчеләр соңгы атнада шулкадәр күбәйгән: участок табиблары өйдән-өйгә йөреп өлгерә алмый. Дарулар язгач, су, төнәтмә, чәйләрне күбрәк эчәргә киңәш итеп, китеп баралар. Ә без аларның сүзенә колак салабызмы соң?
-
Чакырган җиргә бар...
Халыкның килеп терәлгәч, сызлануларга түзә алмый башлагач кына сырхауханәгә бару гадәтен ташлатырга кирәк – Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсенең иң мөһим бурычларының берсе шушы дип саный.
-
Рөстәм Миңнеханов Ирек мәйданыннан ракета "очу" турында видео куйды
Шулай итеп Татарстан Президенты Космонавтика көне белән котлады.
-
Казанда Габдулла Тукай каберен зиярат кылу була
Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый.
-
Быел Татарстанда тавык итенең килосы 87 сумга төшәр дип көтелә
2016 елда тавык йомыркасының уртача бер дистә бәясе 44,31 сум иде, 2017 елда 33,11 сум булды. 2018 елның март башына 43 сумга саталар.