Апас районының Чирү авылы халкы, язгы ташу аркасында, авылдан чыга алмый
Авылда бердәнбер транспорт чарасы – көймә.
Апас районының Чирү авылы халкы язгы ташкын аркасында, чолганышта калган. Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Бердәнбер транспорт чарасы – көймә.
Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбакировлар су эчендә калган.
“Кичә иртәнге 7 тулганчы ишек алдына су керде. Ел саен язны шөбһәләнеп көтәбез. Әзерлекне алдан башлыйбыз. Баз, идән астындагы әйберләрне чыгардык. Малларны махсус күтәрелгән урынга күчердек", – диде Алмаз Әбүбакиров “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ташудан зыян күрүче ишек алдында көймә белән йөрүләрен әйтте. Аны махсус сатып алганнар.
“Ишек алдында 1 метр биеклектә су. Инде ике көн эшкә дә барып булмый. Урамга көймә белән чыккан идем, агым көчле булгач, суны кичеп булмый”, – диде.
Авылда бүгенге көндә МЧС хезмәткәре дежур тора. Ташу төшкәнче үк янгын сүндерү машинасы кертеп калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев