12 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ярминкә фаҗига белән тәмамланган
Кайбер мәгълүматларга караганда, 86 яшьлек бабай йөрәк өянәгеннән үлгән.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арчада мастер-класс үткәрде
10 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районы “Укучылары сарае” каршында әшләп килүче “Сөембикә гөлләре” хореография коллективына “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде.
-
Ришат Төхватуллинны кем илһамландыра
Ришат Төхватуллин бик матур бии. Моңа инде аның концертында булган һәр кеше инанды. Илһамының сәбәбен ул болай аңлата:
-
Алдагы ике елда унбиш районда сөтчелек комплекслары төзеләчәк
Олег Пелевин агросәнәгать комплексында инвестицион проектларны атады.
-
Татарстанда явым-төшем, көчле җил һәм һава температурасы күтәрелүе көтелә
Республика буенча атмосфера фронты республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак.
-
“Ак Барс” командасы Мәскәү хоккейчыларыннан реванш ала алмады
Казан хоккейчылары Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков каршында җиңелде.
-
“Хорлар бәйгесе”
11 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба районы буенча идәрәсе һәм ПАО СК “Росгосстрах”Татарстан Республикасы филиалының Байлар Сабасы агентлыгы “Хорлар бәйгесе”иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы күренешләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.
-
Чаллыда янгын чыккан фатирдан туксан яшьлек инвалид ир-атны алып чыкканнар
Беренче мәгълүматлар буенча янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.
-
Всемирный день мигрирующих птиц
Всемирный день мигрирующих птиц или Всемирный день перелётных птиц (World Migratory Bird Day) — это экологическая кампания, цель которой: расширить знания людей о мигрирующих птицах, их местах обитания и путях передвижения. Она имеет глобальный охват и является эффективным инструментом, помогающим повысить осведомленность жителей планеты об угрозах, с которыми сталкиваются перелётные птицы, их экологическом значении и необходимости международного сотрудничества для их сохранения.