Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда янгын чыккан фатирдан туксан яшьлек инвалид ир-атны алып чыкканнар

Беренче мәгълүматлар буенча янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

Чаллыда янгын сүндерүчеләр фатирдан 90 яшьлек инвалид ир-атны алып чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә төн уртасында ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына Шамил Усманов урамындагы 9 йортта фатир януы, анда 90 яшьлек инвалид ир-ат булуы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 5 минут булганчы һәлакәт урынына килеп җиткән. 56нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ир-атны йокы бүлмәсендәге караватта тапкан. Ир-атны коткару битлеге кидереп, урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Янгын 3 кв.метр мәйданга зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын ут белән сак итмәү аркасында чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев