Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арчада мастер-класс үткәрде

10 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районы “Укучылары сарае” каршында әшләп килүче “Сөембикә гөлләре” хореография коллективына “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның I нче өлешендә катнашучылар татар этник группалар, аларның барлыкка килү тарихы, дине, мәдәнияте, йолалары белән таныштылар, II нче практик өлештә  Мөбәрәкҗанова А.З. Казан, Әстерхан, Ырынбург, Свердлау, Мишәр ,Крәшен, Крым, Самара татар биюләре хәрәкәтләрен эшләп курсәтте һәм укучыларга өйрәтте. Балалар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгельләнделәр , “Сөембикә гөлләре” хореография коллективы җитәкчесе Гилазиева И.М. үткәрелгән чара өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә этник татар биюләрен өйрәнүне дәвам итәчәкләренә ышандырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X