Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” командасы Мәскәү хоккейчыларыннан реванш ала алмады

Казан хоккейчылары Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков каршында җиңелде.

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүнең “ЦСКА”сын кабул итте. Уен “ЦСКА” файдасына 2:5 исәбе белән тәмамланды. “Ак Барс” сезонның беренче уенында да “ЦСКА”га җиңелгән иде, “Ак Барс” реванш ала алмады.

“Ак Барс”ның рәсми сайтында уенга бөтен билетлар да сатылган диелгән иде. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Павел Колобков, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм Казанның “Рубин” футбол командасы уенчылары да бар иде.

Бүген “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Юдин өчен Континенталь хоккей лигасында уйналган матчлары саны 250гә тулды.

Беренче период. Унынчы минутта “ЦСКА” уенчысы Богдан Киселевич алканы “Ак Барс” капкасына таба юнәлтте. “Ак Барс” сакчысы Игорь Ожиганов аны тотып алмакчы иде, тик алка нәкъ капкага керде, гол Киселевич исәбенә язылды (0:1).

Икенче период. Җиденче минутта, “Ак Барс” күпчелектә уйнаганда, Михаил Фисенко алканы “ЦСКА” капкасына төрткәләп кертеп җибәрә алды (1:1). Уналты секунд үтүгә, “ЦСКА” һөҗүмчесе Линден Вей гол кертте (1:2). Унөченче минутта 2016-2019 еллар сезоннарында “Ак Барс”та уйнаган хәзерге “ЦСКА” уенчысы Иржи Секач алка кертте (1:3). Унҗиденче минутта Богдан Киселевич “Ак Барс” капкасына дүртенче алканы кертте (1:4).

Өченче период башында “Ак Барс” командасының капкачысы алмашынды, Адам Рейдеборн урынына Тимур Биләлов чыкты. Тугызынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье гол кертте (2:4). Ундүртенче минутта “ЦСКА” уенчысы Константин Окулов алка кертте (2:5).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Ожиганов – Журавлёв;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Юдин – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Основин), Фазылҗанов.

“ЦСКА”
Сорокин (Юханссон);
Капризов – Светлаков – Григоренко, Науменков – Нестеров;
Мамин – Шалунов – Окулов, Киселевич – Марченко;
Секач – Вей – Слепышев, Дальбек – Робинсон;
Калинин – Андронов – Телегин, Романов.

14 октябрь көнне “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Екатеринбургның “Автомобилист” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев