13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
2018 ел ахырына барлык федераль юллар да норматив хәлгә китереләчәк
Ел ахырына шундый юлларның 81 проценты төзекләндерелер, дип көтелә.
-
“Мишә дулкыннары” сәяхәттә
10 ноябрьдә район китапханәсе каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрьләре, язучылары Шекше авыл җирлегенә сәяхәткә чыкты. Сәяхәтнең төп иганәчесе, шигъри җанлы райондашыбыз Рәис Дәүләтшин туган як чишмәләре белән таныштырды.
-
Ижауда җимерелгән йорттагы 198 фатирның 97се яшәргә яраклы
Әлеге тугыз катлы йорт моннан 27 ел элек төзелгән, анда 550 кеше теркәлгән.
-
Кәбестә белән йомыркалы бөккән
Юка гына итеп җәелгән төче камыр эчендәге искиткеч тәмле кәбестә берәүне дә битараф итмәс. Кәбестә пешми калыр дип борчыласы юк. Юка гына итеп туралган кәбестә сары май һәм шикәр кушкач, бик йомшак була. Мин бөккәннәрнең камыры юка, эчлеге күп булганын яратам. Бу бөккәннәрне дә нәкъ шундый итеп пешерик әле.
-
“Эчмим. Тартмыйм. Күз тиде”
Баянчы Ринат Насыйров быел башлы-күзле булырга җыена. Сөйгәне – Александра исемле керәшен кызы.
-
Волонтерлар Алабуга районында ике көн элек югалган өлкән яшьтәге ир-атны эзләп тапкан
Ир-атны эзләүдә 108 кеше катнашкан.
-
Татарстанда бер ир өч ел буе яшүсмер кызын көчләүдә гаепләнә
Коточкыч хәл Әгерҗе шәһәрендә булган. Үги кызы дип ялгыша күрмәгез, машинист булып эшләүче 40 яшьлек ир үз газиз кызын көчләүдә гаепләнә
-
Бүген Путин Эрдоган белән очраша
Россия Президенты Владимир Путин бүген Сочида Төркия президенты Рәҗап Тайип Эрдоган белән очраша.
-
Чаллыда 16 яшьлек кыз алтынчы каттан егылып төшкән
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
-
Казан аэропортында ашыгыч рәвештә пассажир самолеты төшеп утырган
Улан-Удэдан Мәскәүгә оча торган самолет "Сибирь" авиакомпаниясенә карый.
-
Россиялеләр озак яши башлаган
Росстатның рәсми мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә хәтле җиткән.
-
Чирмешәндә милли көрәш буенча турнир узачак
Ярыш 18 ноябрьгә билгеләнгән.
-
Украина Россияне үзенең гаскәрләрен “буярга” омтыла дип гаепли
Украинаның милли куркынычсызлык һәм оборона Советы (МКОС) сәркатибе Александр Турчинов Россия үзенең гаскәрләрен Украина чиге буена тарта һәм аларны БМОның тынычлык саклаучылары “төсенә буярга” омтыла, дип белдергән.
-
Татарстанда көндез 6 градуска кадәр җылы булачак
Синоптиклар көн дәвамында яңгыр явачагын фаразлый.
-
Электрон журналда билгеләрне төзәткән укучы бала суд каршында җавап бирәчәк
Тикшерүчеләр Новосибирск гимназиясендә электрон журналны ватып, андагы билгеләрне төзәткән укучыга карата ачылган эшне мәхкәмәгә тапшырган. Тикшерү барышында узган елның язында гимназия укучысының махсус программа ярдәмендә сыйныф журналының логинын һәм паролен ачыклавы билгеле булган