15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа эмблема
Сайтка керүчеләрне Россия "Победа" оештыру комитеты утырышында хуплау тапкан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа рәсми эмблема белән таныштырабыз. Яңа эмблема элеккесеннән яхшы якка үзгәрүе белән аерыла. Анда елдан елга кабатлана торган традицион авыр символлар юк, эмблема позитив, зәңгәр фонның тынычлык символы саналган ак күгәрчен силуэты белән кушылуы логотипны ачык һавалы...
-
Яңа ел яллары кыскарачак
Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный. Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм...
-
«Әллүки”дә – әкияти тамашалы шоу!
Яңа ел дип әйтүгә, һәрбер кешенең күз алдына ап-ак карлы кыш, хуш исле чыршы, сылу Кар Кызын иярткән, күчтәнәчләр белән капчыгын аскан Кыш бабай күз алдына килә. Балачак искә төшә. Матур, төз чыршының ботакларына тезелешеп утырган "төлке, куяннар,"очына ук урнашкан кызыл йолдыз, аллы-гөлле булып күзне иркәләүче җем-җем утлар...һәм борынны ярып...
-
75 яшьлек әби-карчыкны авылдашы көчли язган
Әлеге хәл Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында була. Кич белән кунактан өенә кайтып баручы 75 яшьлек әби-карчыкка авылда яшәүче ир-ат ташлана: йөзенә газ сиптерә, карга егып сала һәм чишендерә башлый... Бәхетенә күрә, әлеге хәлне авылда яшәүче бер хатын-кыз күреп ала һәм әбигә ярдәмгә ашыга. Вакыйгаларның мондый борылыш алуын көтмәгән...
-
Казан-Шәмәрдән юлында һәлакәт
Яңа ел каникулларында районда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның берсе 5 гыйнварда Казан-Шәмәрдән юлының 102нче километрында килеп чыкты. Чит ил автобиле белән идарә иткән М.А хәрәкәт иминлеге өчен крәкле тизлек режмын һәм дистанцияне дөрес сайламыйча үзеннән алда барган "иномарка"га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "иномарка"ны йөртүче А.Г авыр тән җәрәхәте ала һәм...
-
Саба җәмигъ мәчетендә киңәшмә
Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәтенең Яна елның беренче киңәшмәсе булып узды. Авыл мәхәлләләре имам-хатыйблары катнашында узган җыелышта узган елда уздырылган чараларга нәтиҗә ясалды һәм алдагы елда үткәрәсе чаралар буенча фикер алышу барды. Мәүлид аена багышланган чараларны үткәрү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Коръән сүрәләре укып, Яңа елда халкыбызга хәерле хезмәтләр һәм иман...
-
“Тынычлык елы бул – Яңа ел!”
Район үзәгенең төп чыршысы урнашкан мәйдан 13 гыйнвар кичендә шау-гөр килеп торды. Районның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм тамашасын халык бик яратып кабул итте. Яңа ел чыршысын, кар-боздан ясалган кар сыннарын быел тагын бер кат күреп хозурланыйк, дип, халык искечә Яңа елны каршыларга күпләп җыелган. Чыршы тирәсендә ясалган шугалакларда балалар...