Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел яллары кыскарачак

Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный. Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм...

Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный.
Канун проектын әзерләгән депутат өстәмә ял көне итеп 7 гыйнварны тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, ялларны кыскарту россия халкының гаилә бюджетын һәм сәламәтлеген саклап калырга булышачак. Чөнки озакка сузылган бәйрәм көннәре кешенең хәл-әхвәлен какшата. Үзенең хаклы булуын исбатлап, депутат башка илләрдә моның кадәр озак ял итмәүләрен мисалга китерә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев