Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тынычлык елы бул – Яңа ел!”

Район үзәгенең төп чыршысы урнашкан мәйдан 13 гыйнвар кичендә шау-гөр килеп торды. Районның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм тамашасын халык бик яратып кабул итте. Яңа ел чыршысын, кар-боздан ясалган кар сыннарын быел тагын бер кат күреп хозурланыйк, дип, халык искечә Яңа елны каршыларга күпләп җыелган. Чыршы тирәсендә ясалган шугалакларда балалар...

Район үзәгенең төп чыршысы урнашкан мәйдан 13 гыйнвар кичендә шау-гөр килеп торды. Районның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм тамашасын халык бик яратып кабул итте. Яңа ел чыршысын, кар-боздан ясалган кар сыннарын быел тагын бер кат күреп хозурланыйк, дип, халык искечә Яңа елны каршыларга күпләп җыелган. Чыршы тирәсендә ясалган шугалакларда балалар чыр-чу килеп чана шуса, зурлар мәйданда һәм сәхнәдә үткәрелгән уеннарда актив катнашып күңел ачты. Уеннарда катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Сәхнәдән дәртле-моңлы җырлар бер-бер артлы яңгырап торды. Концерт программасы күмәк биюләр белән аралашып барды. Җырчыларга, уенда катнашучыларга, бәйрәм кичәсен оештыручыларга матур теләкләр, алкышлар яңгырады. Ул кичне район үзәге халкы һәм кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты.

Миңнислам Кәримов,

мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп баручы методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев