15 февраль 2018 яңалыклары
-
Илһам Шакиров котлаулар кабул итә
Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды.
-
Җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган ВИДЕО
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль һәм «Ниссан» шоферы зыян күргән.
-
Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар
Хәния Фәрхинең нинди урын алып торганын бүген генә аңлый башладык, дип саный җырчы.
-
Маңгай тире куркытмый
Физик эштән дә курыкмыйбыз! Бүген Идел буе федераль округында акыл хезмәтенә таянып эшләүчеләрнең 10 проценты шул фикердә. “HeadHunter” тикшеренү үзәге уздырган соңгы сораштыруда алар, кирәк булса, акыл хезмәтен “кара эш”кә алмаштырырга әзер булуларын җиткергән. Респондентларның тагын 22 проценты, яңа эш урыны булачагына төгәл гарантия бирелгән очракта, квалификациясен тамырдан үзгәртергә риза икән.
-
Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесасы хакас телендә дөнья күрде
Татьяна Майнагашева «Өч аршын җир» пьесасы турында Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә килгәч ишетә.
-
Көмеш төсле сапоги, үтә-күренмәле күлмәк — барысы да бер сәхнәдә
14 февральдә, «Эрмитаж» төнге клубында традициягә әйләнгән «Татар радиосы» «Изге Вәли» дискотека-концерты узды. Җырчы һәм алып баручылар тамашачыларны чыгышлары белән генә түгел, сәхнә костюмнары белән дә шаккатырды.
-
Хатыйп Фәйзрахман улы Ситдыйковка - 90 яшь
Мөхтәрәм тыл ветеранын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре дә котлап, Россия Президентының Котлавын тапшырдылар.
-
Татарстанда җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.
-
«БӨКЕЛӘР» ДӘ КАВЫШТЫРА!
Тугызынчы сыйныф тәмам… Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә туып үскән Алинә Шәрипҗанова Чаллыга җыена. Татар иленә, татар җиренә. Әтисенең апасы Наилә: «Син бит татар баласы, ичмасам татарча өйрәнерсең, безгә кил», – дип чакыра. Гәрчә, кыз катнаш никах баласы булса да (әнисе – урыс милләтеннән), гаиләдә аның киләчәге турында бернинди бәхәс тә купмый. Анда ул урта мәктәп тәмамлый, нәкъ менә Чаллыда музыка мәктәбендә укыганда таланты ачыла.
-
ТЕРРОР БЕЛӘН ШАЯРМАГЫЗ!
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.
-
Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында “Алга, комсомол буыны”
10 нчы февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында, Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында “Алга, комсомол буыны” дип аталган иҗат-отчет концерты булып узды.
-
Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган
Егетнең югалуы турында 10 февральдә хәбәр ителгән иде.
-
Теге яшел мич
Без эшкә килгәнче, җыештыручы Мәйсәрә апа авторлар белән “эш йөртә”. Кем килә? Кем китә? — ул барсын да белеп тора. Бер көнне ул миңа:
-
Элвин Грей Бари Алибасовка ни өчен ашамавын сөйләгән (ВИДЕО)
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән Элвин Грей музыкант һәм продюсер Бари Алибасов белән очрашкан. Дубайда артистлар уртак танышлары Шарджа шәһәрендәге “Казан” ресторанын һәм башка оешмаларны берләштергән “Дан” компаниясе җитәкчесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевтә кунак булганнар, дип яза ПроУфу сайты.
-
Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр
Казан анимация студиясе тулы метражлы мюзиклның бер өлеше булачак "Ай, былбылым" җыры өстендә эшләргә кереште.