16 май 2018 яңалыклары
-
Бензин арта, ник арта?
Мондый хәлнең булганы юк иде әле!.. Машина йөртүчеләр әнә шулай дип көрсенә. Бензин кыйммәтләнгәнгә бер ай да узмады, ягулык бәяләре тагын артачак дигән хәбәр килеп иреште. Әле монысы да соңгы чик түгел, диләр. Татарстанда “АИ-80” маркалы бензин тагын 80 тиенгә кыйммәтләнәчәк һәм әлеге төр ягулыкның бер литры 37 сум 30 тиенгә җитәчәк, дип көтелә.
-
Кытай балы арзан, сыйфаты бик начар – Марат Хисмәтуллин
Сатып алганда товар билгесе, сыйфат сертификаты таләп итергә мөмкин, дип саный белгеч.
-
Сабаның "Тимерхан" хоккей командасы Төнге Хоккей Лигасы финалына чыкты
Сочи шәһәрендә хоккей буенча Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестивале. Безнең ХК "Тимерхан" командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Төркем этабында ХК Тимерхан командасы 3 җиңү яулады, гомуми исәп 20-2.
-
Теләчедә мәктәп бәдрәфе җимерелеп кеше үлгәч, җитәкчелек ялган документлар ясата
14 май Теләче авылы мәктәп директорыныӊ кушуы буенча, өч эшче территориядә урнашкан иске бәдрәфне сүтә башлый. Ләкин дивар бер эшченең өстенә җимерелеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән ул хастаханәгә илткән вакытта һәлак була.
-
Китабым чыгу белән зур хыялым чынга ашты – шагыйрь Ленар Шәех
Шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Үзем белән очрашу” китабы 15 еллык иҗат хезмәтен туплаган.
-
Литвада 9 нчы май ФОТОРЕПОРТАЖ
Литваның Клайпеда шәһәрендә җиңү көнен билгеләп үттеләр.
-
Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык - кадаиф әзерлиләр
Кадаиф - пәхләвәнең бер төре.
-
ЧӘЧҮНЕ - ТУФРАКТА ДЫМ БАРЫНДА
Быелгы яз да үзенчәлекле килде. Башта көннәр болытлы булды, апрельдә нормадан (36 мм.) өч тапкыр күбрәк яңгыр яуды, аннары коры җилләр исеп, туфракның һәркайда бертигез өлгерүенә китерде. Шуңа да карамастан, язгы чәчүне агротехник срокларда башкарып өлгерергә кирәк.
-
“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла
“Бу адым кирәк иде инде, бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк", - диде Илшат Әминов.
-
Путин Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгын бетерә
Россия Хөкүмәтендә үзгәрешләр бара. Кайбер министрлыкларның исеме дә үзгәрәчәк, бер министрлыктан ике министрлык та барлыкка киләчәк. Яңа министрлар исә җомга көнне ачыкланыр дип көтелә.
-
АЙЛАР СОЛТАНЫ-РАМАЗАН БАШЛАНДЫ
Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шушы айда изге Коръән иңә башлый. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазан аенда ул 700 һәм аннан да күбрәккә арта.
-
«Мулла» фильмын Татарстанның барлык районнарында күрә алачаклар
Мае ае дәвамында районнарда "Мулла” фильмын төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән иҗади очрашулар оештырыла.
-
Теләчедә традицион сиптерү җайланмалары парады узды
Тагылма сиптерү җайланмалары арасында үткәрелгән ярышта беренче урынны җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Фидәрис Камалиев алды.
-
Бүген Казанда 23 градус җылы булачак
Көндез алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми.
-
Татарстанда сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлап, шоферы янган (ФОТО)
Татарстанда 50 000 шешә сыра төялгән «КАМАЗ» машинасы шартлаган. Аның Түбән Новгород шәһәреннән килеше булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.