Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытай балы арзан, сыйфаты бик начар – Марат Хисмәтуллин

Сатып алганда товар билгесе, сыйфат сертификаты таләп итергә мөмкин, дип саный белгеч.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Сәламәт азык – сәламәт милләт” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә “Тенториум” компаниясе вице-президенты, биология фәннәре кандидаты Марат Хисмәтуллин бал сатып алганда игътибарлы булырга һәм җитештерүче оешма хакында мәгълүмәт тупларга киңәш итте. Марат Хисмәтуллин Кытай балы арзан, сыйфаты бик начар дип исәпли.

“Соңгы вакытта базарда “кытай балы” дип йөртелүче ясалма баллар еш күренә башлады. Кытайлар балны җитештергәннән соң үзләрендә сата алмый, чөнки алучылар юк. Шуңа күрә Россиянең төрле төбәкләренә җибәрәләр. Шунлыктан халык төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр, пальма майлары кушылган бу сыекчаларны сатып ала. Кытай балы арзан, сыйфаты бик начар. Шуңа күрә сатып алучыларга игътибарлы булырга һәм сатып алганда җитештерүче оешма хакында мәгълүмәт тупларга кирәк. Моның өчен товар билгесе, сыйфат сертификаты таләп итергә мөмкин”, - диде ул.

Пермь өлкәсеннән килгән милләттәшебез, бал, балавыз, умарта “сөте”, чәчкә серкәсе, прополисның файдасы хакында да сөйләде. ”Аллаһы Тәгалә Коръәндә бал кортларының кешеләргә дәва өчен бирелгәнен әйтә. Бу чыннан да шулай. Элек әби-бабаларыбыз авыз кырыена герпес чыкса да, салкын тисә дә, ирен ярылса да бал белән дәвалаганнар. Кызганыч, хәзер исә күпләр бал ашамый. Бал – барлык чирләрдән дә дәва, көн саен иртән бер чәй кашыгы бал кабып кую организм өчен бик файдалы, энергия һәм витаминнар чыганагы булып тора. Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа бирергә сәләтле. Бал, балавыз, чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да авыртуларны дәвалаганда кулланалар. Безнең оешма үлгән умарта кортларыннан да дару ясый. Умартачылык продукцияләре нигезендә бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә аерым дәвалау системалары да эшли. Шуларның берсе - апитерапия”, - диде Марат Хисмәтуллин.

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев