18 октябрь 2021 яңалыклары
-
19 октябрьгә һава торышы
19 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +1..+6˚, көндез +6..+11˚ градус.
-
Түбән Симет авылында юлларны төзекләндерү тәмамланды
Эшләрне Саба ПМК “Мелиорация” оешмасы башкарды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары халыкара конкурс җиңүчеләре
17 нче октябрьдә Казан шәһәрендә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Халыкара күп жанрлы «Йолдыз булырга!» конкурсы узды. Конкурста төрле төбәкләрдән ялгыз башкаручылар һәм коллективлар катнашты. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста вокал сыйныфы укучылары (укытучылары Дәүлиева Гөлназ Рәшитовна) катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
Шәмәрдәндә «Йөзегемнең исеме – Өммегелсем» дип исемләнгән кич утыру узды
Кич утыру – милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатларында халык традицияләренең берсе. 16 нчы октябрьдә Шәмәрдәндә Төзүчеләр урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен «Йөзегемнең исеме – Өммегелсем» кич утыру узды. Чараны мәдәният йорты масса күләм чаралар үткәрү белгече Вәлиева А.М. алып барды. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар.
-
Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан укучы җаваплылыкка тартылмаячак
Әлеге уңайдан ваемсызлык һәм имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эшләре кузгатылган.
-
Подразделение АО «Транснефть – Прикамье» по транспортировке нефтепродуктов признано лучшим в системе «Транснефть»
Подразделение АО «Транснефть – Прикамье» признано лучшим среди организаций системы «Транснефть» (ОСТ) по итогам деятельности отделов главного диспетчера по транспортировке нефтепродуктов за 2020 год.
-
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Көз – искиткеч вакыт» дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр
17 нче октябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре елның иң матур фасылы – көзгә багышланган «Көз – искиткеч вакыт» дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр. Алып баручы көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләре, халык гореф-гадәтләре, әбиләр чуагы, көзге халык бәйрәмнәре турында сөйләде. Катнашучылар халык уеннары уйнадылар, «Көзге табышмаклар» викторинасында катнаштылар, рус, татар һәм удмурт телләрендә такмаклар җырладылар. Барысы да актив, шат күңел, уңай эмоцияләр алдылар һәм күңелле ял иттеләр. Чара бик җылы шартларда узды һәм традиция буенча чәй эчү белән тәмамланды.
-
Тенекидә «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме үтте
16 нчы октябрьдә Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк - кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела, туендыручы булып санала. Тенеки авыл клубында 16 нчы октябрьдә узган чара «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәк, кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.
-
Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч сатыла
Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) сатыла. Китаплар һәм буягычның бәясе – 100, йолдызлы сканворд - 70 сум.
-
Эзмәдә «Минем әти - минем горурлыгым» дип исемләнгән уен-ярышлар узды
16 нчы октябрь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Әтиләр көне уңаеннан, әтиләр һәм уллары өчен «Минем әти - минем горурлыгым» дип исемләнгән уен-ярышлар оештырдылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикердә күрсәттеләр. Мондый ярышлар балаларда спортка мәхәббәт, хөрмәт, дуслык һәм гаиләдә үзара аңлашу тәрбияли.
-
Гидрометеорология үзәге: Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә
Бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә.
-
«Ак Барс» үз бозында Хабаровск кунакларын җиңде
Хәлиткеч алка өстәмә вакытта керде.