Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Йөзегемнең исеме – Өммегелсем» дип исемләнгән кич утыру узды

Кич утыру – милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатларында халык традицияләренең берсе. 16 нчы октябрьдә Шәмәрдәндә Төзүчеләр урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен «Йөзегемнең исеме – Өммегелсем» кич утыру узды. Чараны мәдәният йорты масса күләм чаралар үткәрү белгече Вәлиева А.М. алып барды. Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар.

Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Кичә барышында «Биш парлы», «Назалы», «Гөлбану», «Син болай, мин болай…» дип аталган төрле йола уеннары үткәрелде. Концерт номерлары белән Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать белән берлектә чыгыш ясадылар. Кичке утыру өчен якын-тирә йортларда яшәүчеләр бүләкләр әзерләделәр. Кичә барысында да яхшы кәеф уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. 

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев