Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Көз – искиткеч вакыт» дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр

17 нче октябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре елның иң матур фасылы – көзгә багышланган «Көз – искиткеч вакыт» дип исемләнгән кич утыру үткәрделәр. Алып баручы көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләре, халык гореф-гадәтләре, әбиләр чуагы, көзге халык бәйрәмнәре турында сөйләде. Катнашучылар халык уеннары уйнадылар, «Көзге табышмаклар» викторинасында катнаштылар, рус, татар һәм удмурт телләрендә такмаклар җырладылар. Барысы да актив, шат күңел, уңай эмоцияләр алдылар һәм күңелле ял иттеләр. Чара бик җылы шартларда узды һәм традиция буенча чәй эчү белән тәмамланды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев