Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары халыкара конкурс җиңүчеләре

17 нче октябрьдә Казан шәһәрендә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Халыкара күп жанрлы «Йолдыз булырга!» конкурсы узды. Конкурста төрле төбәкләрдән ялгыз башкаручылар һәм коллективлар катнашты. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста вокал сыйныфы укучылары (укытучылары Дәүлиева Гөлназ Рәшитовна) катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Конкурс нәтиҗәләре: Галимҗанова Адилә «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат; Кашапов Илүзәр «Джаз вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат; Кашапов Илүзәр «Халык вокалы» номинациясендә 3 дәрәҗә Лауреат; Вокал сыйныфы укытучысы Дәүлиева Г.Р.-«Академик вокал» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат дипломнары ия булдылар.

Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Гөлназ Рәшитовнаны югары казанышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев