20 июль 2020 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Республика буенча урыны белән көч җил исәргә мөмкин.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында җәйге чаралар
Жәй ул кояш, саф һава һәм әлбәттә инде төрледән- төрле күңелле уеннар. Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче балалар җәй көннәренең күп өлешен саф һавада үткәрәләр. Тәрбияче апалары аларның көннәрен күңелле узсын өчен көн саен берсеннән берсе кызыклырак уеннарны табып кына торалар.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 21 июля
Метеорологический прогноз.
-
Татарстан экологик туризмны үстерү буенча федераль бәйгедә 5 проект тәкъдим итте
Бәйгедә җиңгән очракта Татарстан республика халкының иң яраткан ял итү урыннары базасында оештырылган биш туризм кластерына ия булачак.
-
“Каралы – аклы корольлек” шахмат турниры
18 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара шахмат көненә “Каралы – аклы корольлек” дип аталган шахмат турниры үткәрделәр. Шахмат – баланың интеллектын үстерүче, җыйнаклыкка, эзлекле гамәлләргә өйрәтүче борынгы уен. Башта балалар уенның кагыйдәләре, шахмат тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, пазл – шахмат тактасы җыйдылар, “шахмат турниры” дигән сүзтезмәдән яңа сүзләр төзеделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы булып Хидиятуллин Г. танылды. Балалар уеннан яхшы кәеф алдылар, һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды. Чара спорт мәйданчыгында роликларда, самокатларда йөрү белән тәмамланды.
-
Роспотребнадзор: Сәүдә үзәкләре ябылмаячак, эшләячәкләр, ашыгырга кирәкми
«Чиратта торасың икән, 1,5 метр дистанция үтәлергә тиеш», — диде Любовь Авдонина.
-
Сабада картинг ярышлары үтте
17-18 июль көннәрендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында KZ2 һәм Ротакс Макс классларында 14 нче ТР Чемпионаты; Мини, Супер-Мини, Ротакс Макс-Юниор классларында 14 нче ТР Беренчелеге; Восход классында 21 нче ТР Кубогы; Стриж, пилот, 125 классларында Казан шәһәренең 35 нче ачык Чемпионаты узды.
-
Татарстанда «Төбәк белән идарә итү үзәге» эшли башлый
Үзәкне оештырганда «Халык контроле» база мәгълүмат системасы булачак.
-
"Ямьле Саба" яр буенда төзекләндерү эшләре
Күпләребезнең яраткан ял итү урынына әйләнгән “Ямьле Саба” яр буе мәйданында төзелеш эшләре туктап тормый. Инде башкарылган эшләр байтак. Ә планга кертелгән башкарыласы эшләр шулай ук аз түгел әле. Димәк, “Ямьле Саба” яр буе мәйданының килгән кунаклар өчен дә, үзебез өчен горурланырлык һәм теләп бара торган урынга әйләнәсенә шик юк.
-
Бүген – Халыкара шахмат көне
20нче июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе - ФИДЕ карары нигезендә, 1966нчы елдан башлап, Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
-
Алабугада фермер 1 кг авырлыктагы томатлар үстерә
Сәламәт туклану - Кешенең нормаль яшәеш нигезе һәм хәтта гомер озынлыгын арттыруның иң дөрес ысулларының берсе. Шуңа күрә кешеләр күбрәк үзләрен табигый, экологик чиста продуктлар белән тәэмин итәргә омтыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында Татарстанда тәмле һәм натураль продукция үстерүче аеруча кызыклы фермерлар турында сөйли.
-
Сихәт табам синдә табигать
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.
-
Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат
Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе.
-
Марат Җәббаров: Татарстанда акчалата табыш 5 айда 40,6 млрд сум тәшкил итте
Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча тулаем продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
"Кичке утырулар"
17 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җыр сөючеләр» клуб берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр белән берлектә урман аланында "Кичке утырулар"дип исемләнгән чара үткәрделәр. Культорганизатор Вәлиева А.М. яхшы кәеф рухландыручысы иде. Кичә баянга кушылган җырлар, халык биюләре, милли уеннар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашучылар яхшы кәеф белән таралыштылар.