Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабугада фермер 1 кг авырлыктагы томатлар үстерә

Сәламәт туклану - Кешенең нормаль яшәеш нигезе һәм хәтта гомер озынлыгын арттыруның иң дөрес ысулларының берсе. Шуңа күрә кешеләр күбрәк үзләрен табигый, экологик чиста продуктлар белән тәэмин итәргә омтыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында Татарстанда тәмле һәм натураль продукция үстерүче аеруча кызыклы фермерлар турында сөйли.

Шундый кешеләрнең берсе - Алабуга районыннан фермер Валерий Тукмачев. Ул инде берничә  еллар   ябык грунтта яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Хуҗалык Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан   ябык грунтта яшелчәләр җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия рәвешендә ярдәм ала.

Фермер 4800 квадрат метр мәйданлы теплицага үсентеләрне февраль аеннан башлап утырта башлый һәм март аенда халыкка һәм Алабуга сәүдә челтәрләренә әзер продукция сата.

Фермер продукциясе экологик яктан аерылып тора, шуңа күрә базарда аңа ихтыяҗ зур. Быел фермер Валерий Тукмачевның томатлары аеруча  уңган. 

 Уңайлы һава торышы һәм вакытында агротехник чаралар куллану нәтиҗәсендә томатлар рекордлы авырлыкка кадәр җиткән: бер томат 1 кг авырлыкта! Бу гигантның «Изабель F1 Гавриш» сорты бактериоз, альтернариоз кебек инфекцияләргә бирешми. Уңышның сыйфатына һава шартлары да уңай тәэсир иткән, бу  эсседә алар тиз өлгерә башлаган   – көн саен фермер 750 килограммга якын уңыш җыя. Өлгергән томатларны һәм кыярларны кул белән  җыялар.

Бизнес чәчәк ата, димәк, киләчәккә планнар да  бар. Валерий Тукмачев. зур булмаган яшелчәсаклагычы төзеп,  үз җитештерүен киңәйтергә тели, бу әзер продукцияне ел дәвамында сатарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев