Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Каралы – аклы корольлек” шахмат турниры

18 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара шахмат көненә “Каралы – аклы корольлек” дип аталган шахмат турниры үткәрделәр. Шахмат – баланың интеллектын үстерүче, җыйнаклыкка, эзлекле гамәлләргә өйрәтүче борынгы уен. Башта балалар уенның кагыйдәләре, шахмат тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, пазл – шахмат тактасы җыйдылар, “шахмат турниры” дигән сүзтезмәдән яңа сүзләр төзеделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы булып Хидиятуллин Г. танылды. Балалар уеннан яхшы кәеф алдылар, һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды. Чара спорт мәйданчыгында роликларда, самокатларда йөрү белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев