Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында җәйге чаралар

Жәй ул кояш, саф һава һәм әлбәттә инде төрледән- төрле күңелле уеннар. Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче балалар җәй көннәренең күп өлешен саф һавада үткәрәләр. Тәрбияче апалары аларның көннәрен күңелле узсын өчен көн саен берсеннән берсе кызыклырак уеннарны табып кына торалар.

13 июль көнне тәрбияче  Рәмзия Сафина, балалар   белән  туплы  уеннар оештырды. Туп йөгерде дә, сикерде дә, очты да, югалып та торды. Балалар да туп  артыннан калмадылар.

Шулай ук  башка группа тәрбиячеләре дә «Күңелле таулар», «Күңелле старт» спорт чаралары, анимацион чаралар үткәрәләр. Тәрбияләнүчеләрнең көннәре изоляция режимында бик күңелле һәм файдалы үтә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев