9 июньдә Миңгәр авылында республиканың танылган артистлары катнашында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Әлеге чара кысаларында күптөрле уеннар, олылар һәм балалар өчен спорт бәйгеләре үткәреләчәк. "Казан нуры" ансамбле, "Салават" театр эстрадасы килүе, "Тарзанка" аттракционы, квадроциклларда күрсәтмә чыгышлары һәм башка хәйран калырлык тамашалар көтелә. Гомумән, программа, елдагыча, бик бай. Сабантуй 16 сәгатьтә башлана.