Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат авылында солдатка озату кичәсе үткәрелде [+ фото]

Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә авылның үрнәк, матур гаиләсендә тәрбияләнгән Әгъләметдинов Фидәрисне солдатка озату кичәсе үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев сәхнәдән матур теләкләрен әйтте, хәерле юл теләде. Кичәгә беренче укытучысы Раушания Хәнәфиевна, класс җитәкчесе Рәмзия Гәбдрәуфовналар да чакырылып, Фидәриснең мәктәп елы хәтирәләрен яңарттылар. Җырчылар Гүзәл Габдрахманова, Сәрия Мансурова, Айсаф Хаҗиев,...

Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә авылның үрнәк, матур гаиләсендә тәрбияләнгән Әгъләметдинов Фидәрисне солдатка озату кичәсе үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев сәхнәдән матур теләкләрен әйтте, хәерле юл теләде. Кичәгә беренче укытучысы Раушания Хәнәфиевна, класс җитәкчесе Рәмзия Гәбдрәуфовналар да чакырылып, Фидәриснең мәктәп елы хәтирәләрен яңарттылар. Җырчылар Гүзәл Габдрахманова, Сәрия Мансурова, Айсаф Хаҗиев, Хәмит Гилметдинов, Айнур Мөбәрәкшин матур җырларын бүләк иттеләр. Биюче кыз, сыйныфташы Эльмира Шаяхметова татар кызы биюен башкарды. Кичә бик күңелле үтте. Фидәрис тә үз чиратында яхшы хезмәт итеп, туган ягыбызга матур хәбәрләр генә җибәреп торырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев