Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пүкәл авылында яшәүче Гафифә Гариповага 90 яшь тулды [+фото]

Пүкәл авылында яшәүче Гафифә Гариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты В.Путинның Котлавы тапшырылды. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән акъәби 90 яшен, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, төп нигезенә янкорма итеп салынган йортта каршылый. Өлкән кеше өчен барлык шартлар тудырылган. Гафифә Гарипова хатыны үлеп киткән...

Пүкәл авылында яшәүче Гафифә Гариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты В.Путинның Котлавы тапшырылды.

Яшьлеге сугыш елларына туры килгән акъәби 90 яшен, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, төп нигезенә янкорма итеп салынган йортта каршылый. Өлкән кеше өчен барлык шартлар тудырылган. Гафифә Гарипова хатыны үлеп киткән Гатияткә кияүгә чыгып, 3 ятимгә әни була, үзе 8 бала (берсе сабый чакта үлә) үстерә. Хәзер аның 18 оныгы, 15 оныкчыгы бар.

Котлау тантанасына ветеранның кызлары, киленнәре, оныклары кайткан иде. Социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев Гафифә Гариповага иң изге теләкләрен җиткерделәр, үзләре белән алып килгән бүләкләрне тапшырдылар.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев