Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 6 июнь 2013 яңалыклары

    • 6 июнь 2013 - 11:31
      Саба гимназиясе укучысы Регина Садыйкова вальс иҗат иткән
      Күптән түгел музыка сөюче мәктәп укучылар арасында "Безумству храбрых поем мы славу" Халыкара конкурсы үткәрелде. Саба гимназиясенең VII"а" сыйныфы укучысы Регина Садыйкова (җитәкчесе Рифат Абдуллин) үзе иҗат иткән "Вальс 45 года" җыры белән катнашып «Музыкаль композицияләр» номинациясендә 3нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
      429
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 10:39
      Саба районы укучылары «IТ-Чемпион» республика бәйгесендә җиңү яулап, iPad планшетка ия булдылар [+фото]
      Казанның IT- паркында «IТ-Чемпион» республика бәйгесенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
      488
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 10:22
      Пүкәл авылында яшәүче Гафифә Гариповага 90 яшь тулды [+фото]
      Пүкәл авылында яшәүче Гафифә Гариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты В.Путинның Котлавы тапшырылды. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән акъәби 90 яшен, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, төп нигезенә янкорма итеп салынган йортта каршылый. Өлкән кеше өчен барлык шартлар тудырылган. Гафифә Гарипова хатыны үлеп киткән...
      567
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 09:28
      “Тургай” приютына Теләче мәктәбе укучылары "Беренче театр" күрсәтте
      Шушы көннәрдә "Тургай" приютына Теләче урта мәктәбенең VI сыйныф укучылары килде. Алар иң элек социаль учреждение белән таныштылар, тәрбияләнүчеләргә бүләкләр өлештеләр. Балалар кунаклар алып килгән "Беренче театр" спектаклен дә яратып карадылар.
      578
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 09:17
      Миңгәр сабантуена рәхим итегез: “Казан нуры” ансамбле, “Салават” театр эстрадасы , “Тарзанка”, квадроцикллар сезне көтә
      9 июньдә Миңгәр авылында республиканың таныл­ган артистлары катнашында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Әлеге чара кысаларында күптөрле уеннар, олылар һәм балалар өчен спорт бәйгеләре үткәреләчәк. "Казан нуры" ансамбле, "Салават" театр эстрадасы килүе, "Тарзанка" аттракционы, квадроциклларда күрсәтмә чыгышлары һәм башка хәйран калырлык тамашалар көтелә. Гомумән, программа, елдагыча, бик бай. Сабантуй 16 сәгатьтә башлана.
      489
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 07:32
      Мәк-киндер үскән урыннарны күрсәң, хокук саклау органнарына хәбәр ит
      Татарстан Республикасында 27 майдан комплекслы "Мәк-2013" оператив-профилактик операциясе башланды. Аның беренче этабы 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты - кыргый рәвештә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда мәк һәм киндер үскән урыннарны ачыклау, аларны юк итү, шулай ук чыгышы үләннән булган наркотикларның таралуына юл куймау, наркотик матдәләр әзерләүчеләрне, ташучыларны, сатучыларны фаш итү...
      436
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 06:43
      Хәмергә карата мәхәббәт балаларга караганда өстенрәк?
      Бүгенге көндә тәҗел проблемаларның берсе - социаль яктан авыр шартларга куелган гаиләләрдә яшәүче балаларның һәм үсмерләрнең авыр хәле.
      637
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 04:44
      Сабада “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе оештырыла
      Агымдагы елның 30 маеннан 30 августына кадәр Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе оештырыла. Үзегез укыган китапларыгыз, матур әдәбият әсәрләре, төрле энциклопедияләр яхшы хәлдә сакланган икән, сез аларны мәктәп китапханәсенә тапшырып игелек эшли аласыз. Акцияда укучылар гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала. Оешма-предприятиеләр дә үзләре укып чыккан мәктәпләренә бүләк...
      386
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 04:32
      Юлбат авылында солдатка озату кичәсе үткәрелде [+ фото]
      Юлбат мәдәният йорты сәхнәсендә авылның үрнәк, матур гаиләсендә тәрбияләнгән Әгъләметдинов Фидәрисне солдатка озату кичәсе үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев сәхнәдән матур теләкләрен әйтте, хәерле юл теләде. Кичәгә беренче укытучысы Раушания Хәнәфиевна, класс җитәкчесе Рәмзия Гәбдрәуфовналар да чакырылып, Фидәриснең мәктәп елы хәтирәләрен яңарттылар. Җырчылар Гүзәл Габдрахманова, Сәрия Мансурова, Айсаф Хаҗиев,...
      605
      0
      0
    Реклама