Саба таңнары

16 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 16 сентябрь 2013 - 11:35
    99 яшьлек Вазифа әби: "Гайбәт сөйләмәдем, биләмгә йөрмәдем, кешенекен күрмәдем, эшләдем дә, эшләдем"
    Җәй көнендә Тенеки авылында яшәүче 99 яшьлек әби янында булырга туры килде. Вазифа әби күпчелек вакытын догалар укып үткәрә. Биш ел элек күз күреме начарланган, шулай да зиһене бик камил.
    766
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 11:28
    “Терроризм һәм экстремизм – җәмгыятькә яный” дигән темага иншалар, рәсемнәр конкурсы дәвам итә
    1 сентябрь - яңа уку елы башланган бәйрәм генә түгел. Тугыз ел инде ул көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын да искә алабыз. Укулар исә "Экстремизмга - Юк!" айлыгы белән башланып китә. Әлеге чара кысаларында 3 сентябрьдә район мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән үтте. Хәзерге вакытта V-XI сыйныф укучылары "Терроризм...
    790
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 11:20
    Федераль ташламалардан дарулар алу яки акчалата компенсацияне сайлау өчен санаулы көннәр калды
    1 октябрьдә инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасына яки аннан баш тартуга гариза бирү вакыты төгәлләнә. Федераль ташламалардан дарулар алуга файдалануны яки акчалата компенсацияне сайлау өчен санаулы көннәр калды. Хәзерге көнгә 33 кеше Пенсия фондының районара идарәсенә килеп, социаль пакеттан файдалануга күчүгә гариза биргән.
    616
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 10:49
    Свердлау һәм Мари Элдан килгән фольклор коллективлар сабалыларны концерт белән сөендерде [+фото]
    12-14 сентябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале үтте. «Түгәрәк уен» Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Чувашстан Республикалары, Пермь, Омски, Ульян, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Оренбург, Самара, Свердлау, Киров, Әстерхан, Кемерово, Волгоград өлкәләреннән катнашучыларны җыйган. Фольклор фестивале төрле елларда Төмән, Свердлау, Самар өлкәләрендә һәм Пермь...
    571
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 10:36
    “Авыл яшьләре” спорт уеннарыннан сабалылар зур җиңү белән кайтты
    Минзәләдә "Авыл яшьләре" VIII авыл яшьләренең җәйге спорт уеннарының финал ярышлары төгәлләнде. Гомумкоманда зачетында 3 урында - Мамадыш, 2 урынны - Азнакай яулады. Ә беренче урында безнең Саба яшьләре командасы. Афәрин! Киләсе "Авыл яшьләре" спорт уеннары 2015 елда Мамадышта узачак. Фото menzela.ru сайтыннан алынды.
    491
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 07:30
    Сабада “Наркотиксыз тормыш” айлыгы старт алды
    16 сентябрьдән республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы старт ала. Бер ай дәвамында хокук саклаучылар һәм наркотикларга каршы көрәшүчеләр аптекаларда тикшерүләр үткәрергә, уку йортларында махсус дәресләр һәм лекцияләр, төрле акцияләр оештырырга, урамдагы рекламаларны юк итү эшләрен башкарырга, район һәм шәһәрләргә сәфәрләр уздырырга планлаштыра. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы вакытында берничә ведомствоның "кайнарлиния"се эшләяәчк. Әйтик,...
    514
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 05:53
    "Сабада аерылышуларның төп сәбәпләре - ирнең даими эчүе һәм хыянәт"
    Безнең җәмгыятьтә аерылышу никахка керү кебек үк шәхси эш. Әгәр ир белән хатын алга таба бергә бәхетле яки, һич югында, тыныч яши алмаячакларын ачык­ласалар, ирекле генә араны өзә дә алалар.
    748
    0
    0
  • 16 сентябрь 2013 - 05:41
    Ягулык сезонына әзер булыйк
    Кызу җәй айлары күптән артта калды. Инде көзнең дә күп өлеше узып бара. Димәк, әкренләп салкын кыш турында да уйлана башларга вакыт җитте. Бу чираттагы ягулык сезоны башлануы һәм, әлбәттә, газ җиһазлары, бигрәк тә җылылык мичләре һәм төтен, вентиляция каналларын эксплуатацияләү буенча да җаваплы чор җитте дигән сүз. Күпчелек абонентлар...
    550
    0
    0
Реклама