Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ягулык сезонына әзер булыйк

Кызу җәй айлары күптән артта калды. Инде көзнең дә күп өлеше узып бара. Димәк, әкренләп салкын кыш турында да уйлана башларга вакыт җитте. Бу чираттагы ягулык сезоны башлануы һәм, әлбәттә, газ җиһазлары, бигрәк тә җылылык мичләре һәм төтен, вентиляция каналларын эксплуатацияләү буенча да җаваплы чор җитте дигән сүз. Күпчелек абонентлар...

Кызу җәй айлары күптән артта калды. Инде көзнең дә күп өлеше узып бара. Димәк, әкренләп салкын кыш турында да уйлана башларга вакыт җитте. Бу чираттагы ягулык сезоны башлануы һәм, әлбәттә, газ җиһазлары, бигрәк тә җылылык мичләре һәм төтен, вентиляция каналларын эксплуатацияләү буенча да җаваплы чор җитте дигән сүз. Күпчелек абонентлар бу чорга ныклап әзерләнделәр: йортлардагы морҗа башлары агартылды, төзекләндерелде, мөмкинлекләре булганнар искергән газ җиһазларын яңаларына алыштырдылар. Әмма бу мөһим эшләрне кичектереп килүче хуҗаларга кыш җиткәнче барысын да өлгертергә һава торышы мөмкинлек бирә әле. Төп игътибар төтен юллары торышына юнәлдерелсен иде, аларның төзеклеге сезнең куркынычсызлык гаранты дигән сүз. Моның өчен төтен һәм вентиляция каналлары махсус чистарту кесәләре аша төрле чүп-чардан (штукатурка калдыклары, кирпеч ватыклары, яфрак, кош оялары һ.б) чистартылырга, кирәкле урыннар штукатурланырга, агартылырга тиеш. Һәм иң мөһиме - газ мичләрен кабызыр алдыннан, төтен һәм вентиляция йөрү каналындагы суыру көчен (тяга) тикшерергә кирәк. Бу таләп үтәлмәгән очракта, газ мичләрен кабызу катгый рәвештә тыела.

Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен тө­гәл үтәгән очракта гына сез үзегезнең һәмякыннарыгызның куркынычсызлыгын тәэ­мин итәрсез. Сак һәм уяу булыйк!

Алмаз Нәбиуллин,

"Сабагаз" эксплуатация- җитештерү

идарәсе инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев