Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Терроризм һәм экстремизм – җәмгыятькә яный” дигән темага иншалар, рәсемнәр конкурсы дәвам итә

1 сентябрь - яңа уку елы башланган бәйрәм генә түгел. Тугыз ел инде ул көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын да искә алабыз. Укулар исә "Экстремизмга - Юк!" айлыгы белән башланып китә. Әлеге чара кысаларында 3 сентябрьдә район мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән үтте. Хәзерге вакытта V-XI сыйныф укучылары "Терроризм...

1 сентябрь - яңа уку елы башланган бәйрәм генә түгел. Тугыз ел инде ул көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын да искә алабыз. Укулар исә "Экстремизмга - Юк!" айлыгы белән башланып китә. Әлеге чара кысаларында 3 сентябрьдә район мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән үтте. Хәзерге вакытта V-XI сыйныф укучылары "Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә яный" дигән темага иншалар, рәсемнәр ясыйлар. Балалар иҗатына багышланган әлеге конкурсның муниципаль этабына йомгак 18 сентябрьгә кадәр ясалачак. Уңышлы иншалар, рәсемнәр республика этабына тәкъдим ителә. Киләсе атнада мәгариф учреждениеләр экстремизм темасына класстан тыш чаралар үткәрүне планлаштыра. Айлык дәвамында шулай ук яшьләр өчен концерт, спорт ярышлары да үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев